Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Үзешчәннәр терлекчеләргә концерт күрсәтте

Кнәз мәдәният йортының «Объектив» агитбригадасы «Алмаз» авыл хуҗалыгы предприятиесенең җәйге лагеренда эшләүче терлекчеләр янына концерт белән бардылар. Программада җырлар да, шигырьләр дә, шаян такмаклар да бар иде, иртә таңнан караңгы төнгәчә эшләүче сыер савучылар һәм терлек караучылар исеменә матур сүзләр дә яңгырады. Рәзинә Аитованың, Сергей Беловның, Сергей Захматовның, Тамара Тузееваның...

Кнәз мәдәният йортының «Объектив» агитбригадасы «Алмаз» авыл хуҗалыгы предприятиесенең җәйге лагеренда эшләүче терлекчеләр янына концерт белән бардылар. Программада җырлар да, шигырьләр дә, шаян такмаклар да бар иде, иртә таңнан караңгы төнгәчә эшләүче сыер савучылар һәм терлек караучылар исеменә матур сүзләр дә яңгырады. Рәзинә Аитованың, Сергей Беловның, Сергей Захматовның, Тамара Тузееваның һәм Раузалия Габдуллинаның җырлары терлекчеләргә бик ошады. Сергей Захматов татарча бию көен уйнаганда терлекчеләр үзләре дә түзеп тормадылар, биергә чыктылар. «Алмаз» хуҗалыгы хезмәткәрләре эчтәлекле концерт программасыннан бик канәгать калдылар һәм үзешчәннәрне кабат үзләренә чакырдылар, дип хәбәр итте Кнәз авылыннан Тамара Багаева.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X