Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Юбилей барыбызны да бергә җыйды

Шушы көннәрдә Кече Шилнә мәдәният йортының 30 еллык юбилеен билгеләп үттек. Күпме бәйрәм-тантаналарның, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәткән музыкаль кичәләрнең, җылы тәэсирле очрашуларның кабатланмас мизгелләрен саклый бу рухият учагы!

Утны-суны кичкән өлкән яшьтәге ветераннар да, яшьләр дә мәдәният йорты белән бәйле истәлекләре белән уртаклаштылар, авылдашларына күңелле ял кичәләре бүләк итүче мәдәният хезмәткәрләренә, үзешчән сәнгатьтә катнашучы авыл талантларына ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. Кече Шилнә халкын мәдәният бәйрәме белән котлап, авыл җирлеге башлыгы Генадий Харитонов, районның мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова һ.б. иң изге теләкләрен юлладылар. Ә Новотроицкое авылыннан кунакка чакырылган үзешчәннәр "Туган көн" җырын бүләк иттеләр. Моңлы җырлардан, дәртле биюләрдән торган концерт программасы һәркем күңеленә хуш килде. Авылдашларының җылы рәхмәт сүзләренә җавап йөзеннән, мәдәният йортының беренче җитәкчеләре Надежда Ивановна һәм Владимир Васильевич Подъячевлар кызлары Юля белән бергәләп йөрәк түреннән чыккан кайнар котлау сүзләрен һәм көчле кул чабулар астында иң матур җырларын бүләк иттеләр. Авыл талантлары Динар Вәлиев, Антон Насретдинов һәм Анатолий Крапивинның искиткеч матур тембр, көчле хиссият белән башкарган музыкаль композицияләрен дә тамашачы яратып кабул итте. Ә "Сударушка" фольклор ансамбленең (җитәкчесе Арби Велидов) чыгышы юбилей кичәсенең йөзек кашы булды дисәк, һич тә ялгыш булмас. Җырчылар йөрәк түреннән чыккан көчле, тирән тавыш белән рус халык җырларын башкарганда, зал кушылып җырлады да, күңеле тулып елады да. Надежда Кулагинаның чишмәдәй чыңлап аккан җырларын да, 80нче елларның иң популяр вокаль-инструменталь ансамбле "Круговорот" (җитәкчесе Н. Подъячева) солистларының чыгышын да халык көчле алкышлар белән зурлады. Берничә сәгатькә сузылган кичәдән соң да халык таралырга ашыкмады, кабат-кабат изге теләкләрен җиткерде: ничә буын авылдашларга рухи азык, күңел күтәренкелеге бүләк итүче мәдәнят учагының уты сүнмәсен-сүрелмәсен, тәрәзләреннән төшкән мәдәният нуры авыл урамнарын балкытып үзенә чакырып торсын, диделәр. Юбилей кичәсен заманча ритмнар белән яшьләр дискотекасы дәвам итте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният мђдђният йорты