Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшь курайчыларыбыз Балтачтан җиңү яулап кайтты

Мәдәният елы кысаларында Балтач районында музыка коралларында уйнаучыларның «Аһәңле Татарстан» республика фестиваль-конкурсы үтте. Әлеге мәртәбәле бәйгедә райондашларыбыз да катнашты.

Конкурсның максаты - Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли көйләрен өйрәнү, халык иҗатын популярлаштыру, милләтләр арасында дустанә мөнәсәбәт урнаштыру. Бәйрәмдә республикабызның иң яхшы коллективлары, башкаручылары, Мусин исемендәге республика курайчылар конкурсы лауреатлары, Туишев исемендәге гармунчылар бәйгесендә катнашучылар, Татарстанның 17 төбәгеннән халык традицияләрен саклап килүче һәвәскәрләр катнашты. Бу көнне сәхнә түреннән курай, сорнай, кубыз, гөслә, гармун, мандолина, думбра, кашык һ.б. музыка коралларында башкарылган көйләр яңгырады.
Райондашларыбыз да әлеге бәйгегә зур әзерлек белән барды. Бәйрәмдә район данын балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче яшь курайчылар Айдар Хөсәинов, Айнур Шакирҗанов, Милена һәм Миләүшә Хәкимовалар (Мусабай-Завод авылы филиалы) яклады. Атказанган мәдәният хезмәткәре Рафик Дәминов җитәкчелегендә курайчы райондашларыбыз тамашачыларга зур һөнәри осталык күрсәттеләр. Нәтиҗәдә алар III дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр, дип хәбәр итте район балалар сәнгате мәктәбе директоры Юлия Галишина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният