Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңа Бүләк авылында зур тамаша үтте

Яңа Бүләк авылында Туфан Миңнуллин истәлегенә багышлап, «Нур" халык театры "Әлдермештән Әлмәндәр" комедиясен куйды. Мондый тамашаны авыл клубы әле күргән юк иде дип әйтергә була.

"Нур" халык театры 15 ел эшләп килә. Иҗат дәверендә Туфан Миңнуллинның "Без бит авыл малае", "Аерылабыз, хуш инде" пьесаларын куйганнар. Быел исә драматург Т. Миңнуллин һәм Г. Камал театрында Әлмәндәрне уйнаган Шәүкәт Биктимеров истәлегенә багышлап, "Әлдермештән Әлмәндәр" спектаклен халыкка күрсәттеләр.

Репетиция ай ярым гына булса да, артистлар шулай тирән образларга кереп китә алды ки, сөйләмнәре, мимикалары бер дә ясалма түгел диярсең. "Геройлары белән яхшы танышыр өчен, мин артистларга киемнәрен үзләренә сайларга рөхсәт иттем. Алар инде авыл буйлап әби-бабайлар сандыкларын ачтырып, ул замана киемнәрен алдылар. Хәтта чабатага кадәр тапканнар", - ди спектакльнең режиссеры Дилбәр Гыймазетдинова.

Тормышка һәрвакыт шат Әлмәндәр картны Яңа Бүләк мәктәбе директоры Сәлмән Әхмәтҗанов уйнады. Әлеге спектакль белән артистлар яшьләргә әби-бабайларын онытмаска, кешенең гомере кыска, кешегә, Әлмәндәр образы кебек, истәлек калдырырга кирәк дигәнне әйтергә теләделәр. Бу аларның чын мәгънәсендә килеп чыкты. Спектакльне караган һәр кеше әле озак кына китәргә ашыкмады, тамашачылар фикерләре белән уртаклашты. Спектакльдән алган хиссияттән күпләрнең күзе яшьләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр