Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңа Бүләктә – республикакүләм фестиваль

Узган атнада Яңа Бүләк авылында "Халык моңы - Илһам" дип аталган республикакүләм халык иҗаты фестивале үтте. Чарада Күзкәй авылының "Әллүки", Бикләннең "Хәтфә" фольклор коллективлары, үзешчән җырчылар, гармунчылар, шулай ук Сарман, Менделеевск, Мөслим, Азнакай, Зәй районнары сәнгатькәрләре катнашты.

Фестивальне үткәрү өчен бик матур урын - мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның туган авылындагы музей йорты каршысы сайланган иде. Гомумән, Яңа Бүләк авылы үзе үк табигатьнең иң гүзәл бер почмагына урнашкан. Илһам кебек кабатланмас моң иясенең шушы туфрактан чыгуы да юкка гына түгелдер, әлбәттә.
Татар фольклорын яратучыларны һәм аны күз карасыдай саклаучыларны, җырчыларны, биючеләрне берләштергән мондый фестиваль республикабызда һәрдаим үткәрелеп килә. Ләкин Тукай районы җирлегендә әле ул беренче мәртәбә уздырыла.
Алып баручылар мәдәни чараны ачык дип белдерә. Фестивальнең логотибы сурәтләнгән флаглар тоткан яшьләр алга үтә. Алар белән бергә - районның баянчылары. Алар артыннан ук күрше районнардан килгән кунаклар чыга. Фестиваль программасына 30лап чыгыш кертелгән иде. Беренче булып тамашачылар каршына Биклән авылының "Хәтфә" халык ансамбле чыкты. Халкыбызның элеккедән килгән көй-моңнарын, гореф-гадәтләрен алар шул дәрәҗәдә оста итеп тасвирладылар, тамашачылар, сәхнә күренешләрендә үзләре дә катнашкандай, артистларның һәр хәрәкәтен эченә кереп күзәттеләр. Чыннан да, бик килештереп, рольгә бар күңелләре белән кереп уйнадылар Биклән үзешчәннәре. Киемнәренә дә, сәхнә аксессуарларына да тел тидерерлек түгел. Тик шунысы гына бераз күңелгә тия - мондый ансамбльләрне, нигездә, өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә, аларга яшьләр дә тартылса бик яхшы булыр иде. Фестивальдә шулай ук Күзкәйнең инде 26 ел уңышлы эшләп килүче "Әллүки" фольклор коллективы чыгыш ясады, алар да үз осталыклары белән тамашачыны сокландырды. Мондый халык ансамбльләрен, чыннан да, район мәдәниятенең йөзек кашлары дип атарга тулы хакыбыз бар.
Чарага һәр коллектив, һәр җырчы ныклы әзерлек белән килгән. Сарманның "Ак калфак", Азнакайның "Бәллүр чишмә", Мөслимнең "Мөслим тугайлары" да тукайлылардан бер дә калышмады. Барысы да Илһам аганы үзенеке итә, үз якташы саный, аның моңнары белән горурлана һәм үз иҗатларын да йөзгә кызыллык китермәслек итеп тамашачыга җиткерергә омтыла.
Фестиваль катнашучыларны гына түгел, тамашачыларны да төрле районнардан җыйган.
- "Күңел" радиосыннан белдерүне ишеттек тә, гаиләбез белән килдек, - диләр Сарман районының Ләшәү Тамак һәм Усай авылларыннан килгән Сәхия апа Шәйхетдинова һәм Саимә апа Шәрәфетдиновалар. - Бик рәхәтләнеп карыйбыз. Нык ошый. Тукайлылар якты йөз белән, коймагын пешереп, тәмле чәен әзерләп каршыладылар. Илһам Шакиров музеен да карадык, бик матур эшләнгән, - дип рәхмәтләрен җиткерәләр алар.
Яңабүләклеләр исә мондый чараларга күнегеп килә инде. Шулай да һәрберсенә бик шатланып киләбез, ә Илһамыбыз белән чын йөрәктән горурланабыз, диләр алар.
Тамашачылар күңелләрен рухи азык белән баетып китсә, барлык катнашучылар исә фестиваль дипломына, рәхмәт хатларына, истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Шулай итеп, бездә Илһам ага исеме белән үз бәйрәмебез барлыкка килде. Район халкының теләге чынга ашар - республика күләмендә үтә торган бу чара киләсе елларда да дәвам итәр, традициягә әйләнер дип ышанасы килә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: республикакњлђм фестиваль

2
X