Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Якташ шагыйрәбезне хөрмәтләп искә алдык

Күптән түгел "Татарстан" совхозы поселогы китапханәсендә якташыбыз, яраткан шагыйрәбез, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнәшеваның тууына 85 ел тулуга багышланган бик матур кичә булды. Җырлы-моңлы очрашуда шагыйрәнең төрле елларда язылган шигырьләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады. Авыл үзешчәннәре тарафыннан "Гайфи бабай, өйлән давай!" исемле пьесадан өзекләр сәхнәләштерелгән иде. Китапханәчеләр Мәйсәрә Мөҗәһит...

Күптән түгел "Татарстан" совхозы поселогы китапханәсендә якташыбыз, яраткан шагыйрәбез, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнәшеваның тууына 85 ел тулуга багышланган бик матур кичә булды. Җырлы-моңлы очрашуда шагыйрәнең төрле елларда язылган шигырьләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады. Авыл үзешчәннәре тарафыннан "Гайфи бабай, өйлән давай!" исемле пьесадан өзекләр сәхнәләштерелгән иде. Китапханәчеләр Мәйсәрә Мөҗәһит кызы һәм Елена Михайловна кичәне истә калырлык итеп әзерләгәннәр.

Гомумән, авыл китапханәсенең тәрбияви ролен тирәнтен аңлаган, милли әдәбиятыбызны, тарихи традицияләребез-йолаларыбызны саклауга зур өлеш кертүче талантлы белгечләр эшли биредә. Коллективтагы ихлас мохит, заманча җиһазланыш та үзенә тартып тора. Күптән түгел "Вамин" ААҖ директоры Разиф Кәримов булышлыгы белән китапханә бинасы ремонтланган. Район хакимияте ярдәмендә компьютерлар, сканер, принтерлар һәм төсле телевизор сатып алганнар. Йомшак уенчыклар, аквариумы да булган балалар почмагында нинди дә булса чарага килгән әниләр сабыйларын уйнарга калдыра алалар. Тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә китапханә бинасы гөрләп тора, халык өзелеп тормый. Иң мөһиме, олысы да, кечесе дә китап укый. Бөтен дөнья интернет челтәрендә утырган бүгенге заманда балаларга кадәр кызыксындыру бу авыл китапханәчеләренең бик зур җиңүе, минемчә. Гомумән, "Татарстан" совхозы поселогы китапханәсендәге бик күп яңалыкларга ак көнләшү белән көнләшеп, хезмәттәшләребез өчен ихлас сөенеп кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шагыйрь мђдђният