Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иске Дөрештә егетләр үтмәс пычак белән бәрәңге чистартуда ярышты

Иске Дөреш авылы мәдәният йортында күңелле чара үтте. Мус.Завод авылыннан килгән ир-егетләр Айнур Шакиров, Илдар Җәләев, Файсал Кәлимуллин, Фәннүр Сафин, искедөрешлеләр Фәнил Ямалиев, Ирек Шакиров, Изил Усманов һәм Әлфис Хафизовлар үзләрен сынап карадылар. Ирләрнең матур алъяпкычлар киеп, татар халык биюен, һинд, рус биюләрен оста башкарулары да бәйрәмгә җыелган һәркемгә ошады....

Иске Дөреш авылы мәдәният йортында күңелле чара үтте. Мус.Завод авылыннан килгән ир-егетләр Айнур Шакиров, Илдар Җәләев, Файсал Кәлимуллин, Фәннүр Сафин, искедөрешлеләр Фәнил Ямалиев, Ирек Шакиров, Изил Усманов һәм Әлфис Хафизовлар үзләрен сынап карадылар. Ирләрнең матур алъяпкычлар киеп, татар халык биюен, һинд, рус биюләрен оста башкарулары да бәйрәмгә җыелган һәркемгә ошады. Иске Дөреш авылы егете Изил Усманов скакалкада 100 тапкыр сикереп күрсәтте. Бәйрәмдәге биремнәрнең иң кызыгы итеп, һичшиксез, бәрәңге чистарту булгандыр, чөнки катнашучылар бәрәңгене үтмәс пычак белән әрчеделәр. Күңелле бәйрәм барышында үзләренең матур җырларын Мисхәт Ямашев, Халис Харисовлар бүләк иттеләр. Теләнче Тамак авылыннан килгән Рәмилә Сәгъдиева Илһам ага Шакиров репертуарыннан моңлы җыр башкарды. Мус. Завод авылы кызы Сөмбел Зарипова да үзенең матур җырлавы белән барча залны сокландырды. Иске Дөрештән Фәрит Әминов белән Саимә Сәүбанова шулай ук искиткеч матур җырлар башкардылар. Ике авыл арасындагы дуслык җепләре ныгысын, мондый күркәм чараларны күбрәк үткәрергә кирәк дигән фикердә таралышты бәйрәмгә җыелган халык, дип хәбәр итте безгә Иске Дөреш авылының мәдәният йорты директоры Янирә Әминова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев