Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ветеран көрәшче авылдашлар белән очрашты

Яңа Бүләк мәдәният йорты китапханәсендә милли көрәш остасы, жирлегебезнең хөрмәткә лаек һәм абруйлы ветераны Тәлгать Гайфуллин белән очрашу узды. «Билен кысып буган диләр, көрәшче булган диләр…» дип исемләнгән кичә бик тә җылы үтте, истә калырлык булды. Тәлгать ага очрашуга килгәннәрне тормыш юлы белән таныштырды, кунакларның күпләгән сорауларына җавап бирде, яшьләргә...

Юкка-барга зарланмый, буш суз сөйләргә яратмый торган тыйнак кеше ул Тәлгать Солтангали улы. Шагыйрь Галимҗан Латыйповның "Ирдәй ирләр" шигырендә тасвирланганча, чын ир-ат сыйфатлары хас аңа - сабыр, ике сөйләмәс, әйткән сүзе бер булыр, халык өчен таш ярыр.

Тәлгать Гайфуллин яшьтән үк спортка гашыйк шәхес. Сарман районы Күктәк-Мирсәет авылында яшәүче гади колхозчылар Солтангали һәм Сабира гаиләсендә унөченче бала була ул. Башта Күктәк-Мирсәет авылында башлангыч мәктәптә, аннары Яңа Бүләк җидеелык мәктәбендә белем ала. Җиденче сыйныфны тәмамлау белән туган колхозында фермада эшли башлый. Мәктәптә укыганда ук спорт белән шөгыльләнүне үзенә максат итеп куя, сарайда капчыкка ком тутырып шуның белән «сугышып» кул көчен арттыра.

1959 елда, райвоенкомат чакыруы буенча, Яр Чаллыга шоферлар әзерләү курсларына килә. Анда укып кайткач янәдән «Игенче» колхозында эшләвен дәвам итә. Бу елларда яшь егет авылда, якын-тирә авыл Сабантуйларында көрәшеп күп җиңүләргә ирешә, чын көрәшче булып житлегә.
1961-1963 елларда Тәлгать Мәскәү өлкәсе Монино шәһәрендә армиядә хезмәт итә. Бу чорда да Тәлгать көрәшүен ташламый, хәтта Мәскәүдә Измаил паркында Мәскәү татарлары оештырган Сабантуйларда да көрәшә. Анда да җинүләргә ирешеп, истәлекле бүләкләр ала. Армия хезмәтеннән соң кабат туган авылында эшли башлый. 1963 елның декабрендә Тәлгать күрше Таш-Елга авылы кызы Роза белән гаилә корып жибәрә.

1965 елның көзендә Гайфуллиннар гаиләсе Яр Чаллыга күчә. Күзәнәкле бетон заводында төзелештә катнашу теләге китерә аларны шәһәргә. Икесе дә заводта эретеп ябыштыручы булып эшли башлыйлар. Анда эшләгәндә Тәлгать спорт белән тагын да ныклабрак шөгыльләнә башлый. Ул чорда әле спорт заллары булмый. Төрле спорт инвентарьлары - маталар, герләр, гантельләр, штангалар табып куеп, Рафаэль Малюков белән бергәләп завод эшчеләренең чишенү булмәсенә спорт белән шөгыльләнү урыны ясыйлар. Бирегә үзләреннән генә түгел, башка заводлардан да эшчеләр килеп шөгыльләнә башлыйлар.

Тәлгать Гайфуллин үзлегеннән көрәш алымнарын өйрәнә. Завод куләмендә, шулай ук шәһәрара уздырылган ярышларда актив катнашып еш кына призлы урыннар яулый.

Берничә елдан әлеге спорт залыннан ерак түгел генә зур «Витязь» спорт комплексы калкып чыга. Төзелешнең җитәкчесе Марат Бибишев белән сөйләшеп, татарча көрәш белән шөгыльләнүче яшьләрне җыеп, ул 25нче мәктәптә көрәш секциясе ачып жибәрә. Башта бу секциядә нибары 15ләп кенә кеше шөгыльләнсә, соңга таба көрәшчеләр саны арта, алар төрле ярышларда катнашып югары нәтиҗәләргә ирешәләр.

Тәлгать Солтангали улы һәрчак чиста, дөрес һәм гадел көрәш яклы булды. Осталыгын, үз көрәш алымнарын укучыларына да өйрәтте. Танылган көрәшче Ракыйп Хәмитовның да остазы булды. Рәкыйпнең спорт мастеры дәрәжәсенә күтәрелүендә, һичшиксез, аның да өлеше бар.

Тәлгать абый тормыш иптәше Роза ханым белән илле елга якын тату гомер итәләр, кызларына югары белем бирделәр. Лаеклы ялга чыккач, Гайфуллиннар гаиләсе кабат туган ягына - Күктәк-Мирсәеткә кайтты. Авылда яңа йорт салып чыктылар. Хәзерге көндә биш оныкларына олы терәк, юаныч, авылдашларына үрнәк булып матур гына гомер кичерәләр.

Хәзер дә авылның бер генә сабантуе да Тәлгать абыйсыз үтми. Ул анда милли көрәш буенча өлкән хөкемдар. 2003 елда Яр Чаллы сабантуенда катнашып, ветеран көрәшчеләр арасында беренче урынны яулады.

Танылган көрәшче белән очрашуда ничә буын көрәшчеләр, спортчылар тәрбияләүче педагог-тренер, Яңа Буләк мәктәбе директоры Сәлмән Әхмәтҗанов та катнашты, ул Тәлгать абый хакындагы җылы истәлекләре белән уртаклашты. Яңа Буләк мәдәният йорты директоры Назыйр Гыймазетдинов Тәлгать абый хөрмәтенә үзенең иң моңлы җырларын башкарды.

Очрашу оештыруны башлап йөргән, халык арасында кайнаган өчен район спорт комитетының элеккеге житәкчесе, ветеран-спортчы Тәлгать Бәхтегәрәевка да чын куңелебездән рәхмәт белдерәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният