Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Уйнагыз, гармуннар

Күптән түгел район хакимиятенең утырышлар залында "Уйнагыз, гармуннар" смотр-бәйгесе узды. Анда районыбызның 50гә якын гармунчысы катнашты. Конкурсның төп максаты яңа талантлар ачу, сәләтле райондашларыбыз исемен халык арасында таныту, уен коралларына игътибар юнәтү иде. Максатыбызга ирешкәнбездер.

Чын мәгънәсендә җыр-моң бәйрәме булды ул. Бәйгедә катнашучылар үз талантларын күрсәтеп кенә калмады, бәлки көндәшләренең чыгышларын тыңлап, тәҗрибә дә тупладылар. Бәйге "Уйнагыз, гармуннар" дип аталса да, баян, тальян, хромка, аккордеонның аһәңле моңнарыннан тыш, домбра, курай һәм гитара тавышларын да онытылып тыңладык. Мәртәбәле жюри составында район мәдәнияте хезмәткәрләреннән тыш Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Илгиз Закиров та бар иде. Жюри тарафыннан конкурсантларның уйнау осталыгына, сәхнәдә үз-үзләрен тотышына гына түгел, ә бәлки күңел биреп уйнау, яңалыкларга өстенлек биреп башкаруына да игътибар бирелде.

Реклама

«Иң яхшы тальянчы» дип Новотроицкое авылынннан килгән Наил Заһретдинов танылды. "Тальян" номинациясендә Биклән авылыннан килгән Илдус Абдуллин һәм Рәшит Тимергалиннарның дуэтына - еренче, Кнәздән Әхәт Аитовка - икенче, Яңа Бүләктән Нәзир Гыймазетдиновка өченче урын бирелде. "Хромка" номинациясендә Таулыкта яшәүче Назыйм Гыймазетдиновка тиңнәр булмады. Шул ук авылда яшәүче Азатнур Ишморатов - икенче урынга, Калмаш авылыннан Илнар Кашапов өченче урынга лаек булды. "Баян" номинациясендә Кнәздән Сергей Захматов - беренче, Комсомолец поселогында яшәүче Раил Кауфетдинов - икенче урын, Новотроицкое авылыннан Роберт Хәйруллин өченче урын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гармун номинация

2
X