Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Уртак шатлык – тансык моң

1 май көнне Биклән мәдәният йортында үзенчәлекле, матур кичә узды. Авылдашыбыз, татар эстрадасының танылган җырчысы Илнар Сәйфиевка "Татарстанның атказанган артисты" дигән дәрәҗәле исем бирелү уңаеннан үткәрелгән бу кичәгә авылның яше дә карты да, олысы да кечесе дә җыелган иде.

Сәхнәдә Илнар күренүгә үк халык аны үз итеп, якын итеп алкышларга күмде. Үзенә генә хас йомшак тавышы, моңлы аһәңе белән тамашачы күңелен яулаган җырчыбызның кичәсенә аның иҗатташ дуслары Ришат Шәйхетдинов, Айгөл Нәбиуллина, Ильназ Бах, Гүзәл Идрисова, "Эссе" төркеме солисты, "Болгар" радиосы дикторы Айрат Ильясов та чакырулы иде.

Алар тамашачыга кабатланмас концерт номерлары бүләк иттеләр. Бу кичә аулак өйләрне, сабантуйларны хәтерләтте, чөнки мәдәният йорты залында авылга сирәк кенә кайта торган мәртәбәле кунаклар бик күп иде. Аларны әйтерсең Илнар үзе үскән "Талбишек"тә тибрәтте.

"Шатлык" бию төркеме кызлары башкаруындагы "Башкорт биюе" дә бикләнлеләр күңеленә хуш килде.

- Биюче кызларыбыз үсеп төрлесе-төрле якка таралсалар да, кайчандыр үзләре белән бер сәхнәдә биеп йөргән Илнарга әнә шундый матур бүләк ясадылар, - диде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Биклән мәдәният йорты директоры, "Шатлык" бию төркеменең оештыручысы Розалия Гәрәева. Аңа чәчәк бәйләмнәрен сузып Илнар Сәйфиев үз чиратында үзенең сәхнә остазы Розалия ханыма зур рәхмәтләрен җиткерде.

- Сез минем сәләтемне күреп, район, республика күләменә чыгардыгыз. "Балкыш", "Йолдызлык" кебек балалар иҗатын танытучы, сәләтен ачучы бәйгеләрнең әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Шунда мин канат чыгардым, беренче чирканчык алдым, - диде ул.

Бу көнне берәү дә бүләксез калмады. Илнар һәрбер җырын иң кадерле кешеләренә - газиз әнисенә, бергә уйнап үскән дусларына, күршеләренә, укытучыларына, сыйныфташларына атап җырлады.

Бикләнлеләр артистны чәчәкләргә күмде, зур шатлыгын уртаклаштылар, ә аңа танылу китергән "Талбишек" җырына бөтен зал кушылып җырлады.

Соңыннан сәхнәгә барлык килгән кунакларга рәхмәт сүзе белән авыл җирлеге Мансур Сәхбиев чыкты.

- Дистә елга яшәрттегез безне, - диде ул дулкынлануын яшерә алмыйча.

Кичә тәмамлангач та концерттан алган хисләргә бирелеп халык әле озак кына таралырга ашыкмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният