Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ул – авылга, авыл аңа рәхмәтле

9 ноябрьдә Борды авылы мәдәният йортында, бу авылда күп еллар балаларны җыр сәнгате серләренә өйрәткән, Рәфыйк Сабирҗан улы Дәминовның юбилеена багышланган иҗат кичәсе булып узды. Бу чараны үткәрү өчен район мәдәният бүлеге һәм Борды авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре зур көч куйдылар. 35 елдан артык авыл җирлегендә армый-талмый эшләгән, Татарстанның атказанган...

9 ноябрьдә Борды авылы мәдәният йортында, бу авылда күп еллар балаларны җыр сәнгате серләренә өйрәткән, Рәфыйк Сабирҗан улы Дәминовның юбилеена багышланган иҗат кичәсе булып узды. Бу чараны үткәрү өчен район мәдәният бүлеге һәм Борды авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре зур көч куйдылар. 35 елдан артык авыл җирлегендә армый-талмый эшләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган, югары квалификацияле укытучы дәрәҗәсенә күтәрелгән шушы оста баянчы һәм курайчыны тәбрикләргә килүчеләр байтак иде. Район мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Арслангалиевна Җаббарова, бүлекнең элеккеге җитәкчесе Рәфкать Рәхимович Вилданов, мәгариф идарәсе вәкилләре Галия Имамовна Гәрәева, Сания Фәрһатовна Сәйдәшева, Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Николаевна Әбделманова, Борды мәктәбенең бүгенге директоры Валерий Михайлович Утяшов (бу авылның данлыклы укытучылар династиясен дәвам итүче) һәм башкалар юбилярны котлау өчен сәхнә түренә күтәрелделәр. Җыр-биюләр башкарып, төрледән-төрле музыка коралларында уйнап, Рәфыйк абыйларының бәйрәменә аның укучылары үзенә бер ямь өстәп җибәрделәр. Алар арасыннан "Сорнай" ансамбле солисты Илмир Ямаловның, Татарстан һәм Россиянең этник җыр фестивале лауреаты, "Керәшен чибәре - 2013" конкурсы җиңүчесе Елена Чулакова, районның танылган гармунчы-башкаручысы Наил Заһретдинов, Чаллы педагогия көллияте укытучысы Рәис Миңлегулов, танылган эшмәкәр, җыр-шигырьләр авторы Рәфыйк Сабиров, Иске Абдулдан танылып килүче яшь җырчы, сәнгать мәктәбе укучысы Чулпан Сафина, "Борды" керәшен җыруы халык ансамбле чыгышларын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр, озакка сузылган алкышлар белән озаттылар. Мәдәният бүлеге хезмәткәре Зөфәк Галиулла улы Галләмов җитәкләгән Борды мәктәбе балалар вокаль ансамбле башкаруында кичә барышында яңгыраган җырлар нур өстенә нур булдылар. Без бу көнне Рәфыйк Сабирҗановичның туып килүче тагын ике йолдызчыгы белән таныштык. Алар - Мусабай сәнгать мәктәбеннән Айдар Хөсәенов һәм Айнур Шакирҗановлар. Айдарны инде бүген үк Казан кебек башкалабыз сәхнәсенә дә бастыру оят булмас. Алар курайда үзләренең виртуоз уйнаулары белән бар кешене таң калдырдылар. КДПИның музыка факультетында Рәфыйк әфәнде белән бергә укыган курсташы, балалар өчен җырлар, төрле уеннар тупланган китаплар чыгарып танылган Гөлсинә Газиз кызы Гәрәева исә үзенең котлавын шигырь юллары аша җиткерде. Бу иҗат кичәсе, чын мәгънәсендә, танылган артистларыбыз уздыра торган "Солянка"дан да уңышлырак булды кебек. Залда яңгыраган моңнар кичәгә килгәннәрнең күңеленә озакка кереп урнашкандыр дигән фикергә килдем мин. Ә менә килә алмаган кешеләр күпне югалтканнардыр...Язмамны кичә турында белдерүдә язылган юллар белән тәмамларга булдым:
Җырлы булсын халык, моңлы булсын,
Яшәсен ул илдә гөрләшеп.
Шундый уйлар белән яна-көя,
Йөрисең син җыр-моң өләшеп...
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X