Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Укучыларыбыз сынатмады

Яр Чаллының 1нче номерлы балалар һәм яшүсмерләр иҗаты йортында «Алтын-куллар» дип исемләнгән V сәнгать, һөнәр һәм декоратив-гамәли иҗат республика фестивале үтте. Фестиваль кысаларында мастер-класслар, түгәрәк өстәл, конкурс-күргәзмә, «Универсиада-2013кә минем бүләгем» дип аталган интернет-конкурс та уздырылды. «Гади могҗиза» дип исемләнгән конкурс-күргәзмәсенең «Йомшак уенчык» номинациясендә районыбыз балалары да җиңүләргә иреште. Әйтик, 13-15...

Яр Чаллының 1нче номерлы балалар һәм яшүсмерләр иҗаты йортында «Алтын-куллар» дип исемләнгән V сәнгать, һөнәр һәм декоратив-гамәли иҗат республика фестивале үтте. Фестиваль кысаларында мастер-класслар, түгәрәк өстәл, конкурс-күргәзмә, «Универсиада-2013кә минем бүләгем» дип аталган интернет-конкурс та уздырылды.

«Гади могҗиза» дип исемләнгән конкурс-күргәзмәсенең «Йомшак уенчык» номинациясендә районыбыз балалары да җиңүләргә иреште. Әйтик, 13-15 яшьлекләр арасында Новотроицкоедан Дарья Гаршина (укытучысы С. Гаршина) һәм 16-18 яшьлекләр арасында Бәтке кызы Анастасия Членова (А. Мохото) III урыннарны алдылар. 7-9 яшьтәге балалар арасында узган «Муляжлар» номинациясендә III урынга Никита Остолопов (Ф. Мостафина) лаек булды. «Чигү» номинациясендә дә райондашларыбызның җиңүләре байтак. 7-9 яшьлекләр арасында II урынны Теләнче Тамактан Данил Галиев (Т. Шәкүрова) алды. 10-12 яшьтәге балалар арасында II урынны Теләнче Тамактан Диләрә Гарипова (З. Гайнутдинова), III урынны шул ук авылдан Виталий Дорощенко (Т.Шакурова) белән Мәләкәс кызы Екатерина Яшина (Г. Самойлова) яулап алдылар. «Декупаж» номинациясендә (бизәкле рәсем кисеп ясау) 7-9 яшьлекләр арасында III урынны Круглое Поледан Вадим Гусев ( Н. Гуфранова) алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев