Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай районы Шилнәбаш авылы халкына язгы кәеф бүләк иттеләр (фото)

Шилнәбаш авылының мәдәният йортында узган җомгада тамашачыларга күптән түгел узган халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Язгы кәеф» исемле концерт программасы тәкъдим ителде. Яраткан әбиләрен һәм әниләрен балалар бакчасы һәм мәктәп балалары котлады. Алар җырлар башкардылар, шигырьләр бүләк иттеләр, биеделәр. Үзешчәннәрдән Иван Захматов, Мария Маратаева, Ләйсән Мәрдәнова, бәйрәм кунагы Ольга Сорокина үз...

Шилнәбаш авылының мәдәният йортында узган җомгада тамашачыларга күптән түгел узган халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Язгы кәеф» исемле концерт программасы тәкъдим ителде. Яраткан әбиләрен һәм әниләрен балалар бакчасы һәм мәктәп балалары котлады. Алар җырлар башкардылар, шигырьләр бүләк иттеләр, биеделәр. Үзешчәннәрдән Иван Захматов, Мария Маратаева, Ләйсән Мәрдәнова, бәйрәм кунагы Ольга Сорокина үз җырларын халыкка җиткерде. «Россияночка» вокаль коллективының кече төркеме солистлары да сынатмады. «Шарм» шоу-дуэт төркеме биюләре халыкның күңелен тагын да күтәрде, дип хәбәр итә мәдәният йорты директоры, кичәне алып баручы Анжелика Пономарева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев