Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай районы Кнәз авыл җирлегенең "Иң яхшы бильярд остасы-2015" (фото)

Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре лаеклы ялдагы ветераннар өчен төрле чаралар үткәреп, аларның тормышын кызыклы һәм файдалы итәргә тырыша. 28 февраль көнне биредә "Иң яхшы бильярд остасы-2015" турниры үтте. Ярышта 8 ветеран пенсионер катнашты. Бу - Михаил Федотов , Василий Новокрещенов, Николай Конкин , Наил Шәймиев, Сергей Белов, Николай Самойлов,...

Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре лаеклы ялдагы ветераннар өчен төрле чаралар үткәреп, аларның тормышын кызыклы һәм файдалы итәргә тырыша.
28 февраль көнне биредә "Иң яхшы бильярд остасы-2015" турниры үтте. Ярышта 8 ветеран пенсионер катнашты. Бу - Михаил Федотов , Василий Новокрещенов, Николай Конкин , Наил Шәймиев, Сергей Белов, Николай Самойлов, Борис Калинин, Зәкәрия Баев.
Бильярд өстәле янында алар чын спортчылар осталыгын күрсәтте. Ярыш кыза барды. Берәүнең бәхетенә, икенчесенең көенеченә, шарлар кирәкле урынга тәгәри торды. Ниһаять - финал! Анда ике көчле уенчы - Михаил Федотов һәм Василий Новокрещенов очрашты. Тамашачылар икесе өчен дә җан атты, көч биреп торды. Кнәз авыл җирлеге пенсионерлары арасында "Иң яхшы бильярд остасы-2015" исеменә хезмәт ветераны Михаил Федотов лаек булды. Аңа җиңүче дипломы һәм кыйммәтле бүләк - кәстрүл тапшырдылар, дип хәбәр итә мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X