Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тормыш дәвам итә

Бу коронавирус бөтен дөньяның астын-өскә китерде: күп оешмалар эштән туктады, бөлгенлеккә төште, кемдер өйдән торып эшләүгә, укучылар да өйдән торып укуга күчеп алды.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре эштән туктый яисә читтән торып эшли дә алмый. Җир эшкәртү өчен дә, чәчү һәм уңышны җыю өчен дә басуга чыгарга, терлек карау өчен дә фермага барырга кирәк. Ничек итсә итте, авыл халкы бөтен тырышлыгын һәм түземлеген куеп язгы чәчүне дә, урып-җыюны да уңышлы башкарды. Колхозыбыз буенча да, районыбыз буенча да әйбәт уңыш җыеп алынды. Димәк, тормыш дәвам итә!
Пандемия күпләрне карантинга куалады. «Якты юл» газетасына да кулын сузды – бер зур чара уздырылмый калды. Редакция инициативасы белән ТАССРның 100 еллыгы кысаларында «Йолдызлы чәкчәк» фестивале үтәргә тиеш иде. Тик, кызганычка, коронарвирус киртә булды.  
Ә авылларда инде яңа уңыш оныннан чәкчәк ясый башладылар. Шул уңайдан чәкчәкне зурлап язылган җыр һәм шигырьләремне җибәрәм. 

Ни өчен чәкчәк?

(Чәкчәк тарихы турында)

Урманнарда кыргый кортлар
Ясаганнар оялар,
Ә кешеләр баганалы
Өйләр ясап куялар.

Кыргый кортлар балны күбрәк
Юкәләрдән алганнар,
Чүлмәк төсле кәрәз ясап,
Балны шунда салганнар.

Үтә тәмле булган ул бал
Булмаган бер химикат,
Кәрәздәге шул балларны
Суырганнар кат, кат, кат.

Зур кунаклар килгән чакта
Ул куелган өстәлгә,
Күчтәнәчкә ничек бирик,
Моның өчен нишләргә?

Майда пешергән камырны
«Төш» диеп атаганнар,
Аннан, тәмле булсын өчен,
Бал белән бутаганнар.

Тора-бара шул баллы төш
Әверелгән чәкчәккә,
Борынгылар бүләк итеп
Калдырган киләчәккә.

Реклама

Һәм бабайлар уйланганнар
Нинди исем табарга:
Бик тәмле дә, бик кыйммәт тә –
«Чәк-чәк» кенә кабарга.

 

Данлы чәкчәк 

(Чәкчәкне данлаган җыр)

Борынгыдан калган безгә
Баллы һәм тәмле чәкчәк.
Ул бит күрке мәҗлеснең
Аны капканнар чәк-чәк.

Никах ашлары узса да
Аны чәкчәк зурлаган,
Кода төшерү, кызыл туйлар
Шул чәкчәксез узмаган.

Бүген дә әле туй булса да,
Зур кунаклар килсә дә,
Аларны зурлап, хөрмәтләп,
Чәкчәк менә сәхнәгә.

Чәкчәк – милләт горурлыгы!
Бар дөньяга таралыр,
Кайда гына зурланса да,
Даны татарда калыр.

Горурланыйк чәкчәк белән,
Өстик Сабантуйларын,
Тукай, Сәйдәш, Илһамнарны,
Чулман һәм Ык буйларын.


Чәкчәк шаяртуы 

Кунак күп булса, чәкчәкне
Аз итеп ясамыйлар.
Чәкчәк булган өчен аны
Күп итеп ашамыйлар.
Балның төсен, матурлыгын
Тиңләгәннәр алтынга,
Умартачы дәрәҗәле
Булган халык каршында.
Данын саклыйк без чәкчәкнең,
Чәк-чәк кенә кабыгыз.
Туйганчы ашау өченгә
Башка ризык табыгыз.

Зөфәр Дәүләтшин.
Иске Абдул авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X