Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Театр яктылыкка, нурга илтә...

5-6 апрельдә Чаллының татар дәүләт драма театрында «Идел йорт» халык театрларының XIV төбәкара фестиваленең зона сайлап алу туры үтте. Бу көннәрдә сәхнәдә Теләнче Тамак һәм Мусабай-Завод авыллары үзешчән театрлары чыгыш ясады.

Фестивальнең максаты - үзешчән театрларны таныту, аларны халыкка чыгару, репертуарларын баету, һәвәскәр башкаручыларның осталыгын чарлау һәм үзешчән театрларның ролен күтәрү. Мондый республикакүләм фестивальләр оештыру булган сәләтләрне ачарга, үстерергә ярдәм итә.
Мәртәбәле жюри составында - Татарстан Республикасының халык артистлары Гөлүсә Гайнетдинова, Булат Сәлахов, Татарстанның атказанган артисты Рәфыйк Каюмов, театрның яшь артистлары Рәсим Хәмзин, Алинә Гәрәева. Моннан тыш, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил ага Саттаров та үзешчән артистларны профессиональ күзлектән чыгып, күзәтеп утырды.
- Вакытында Габдулла Тукай бер профессиональ театр булдыру турында хыялланган. Аның хыялы исә 1906 елның 22 декабрендә тормышка аша, бу көнне беренче спектакль куела. Тукай театрның барлыкка килүен мәдәният өлкәсендә татар халкының бер адым алга китүе дип саный, һәр спектакльне карап бара, еш кына артистлар белән очраша, аларның чыгышларын бәяли, төпле киңәшләр бирә.
Хәзерге көнгә килгәндә республикада 15 профессиональ театр бар. Шуның өстенә, үзешчән театрлар, «халык» исемен алган коллективлар эшләп килә. Иң зур байлыгыбыз - халык театрлары, - диде «Идел йорт» халык театрлары фестиваленең оештыручысы, координатор Камил Зиннәтович.
- Халык театрына йөрүче кеше - битараф кеше түгел. Ул үзенә карата да, дөньяга да, мәдәният, мәгарифкә дә, хәтта күршеләренә карата да битараф булмый, ә бу иң мөһиме, - диде Татар драма театры баш режиссеры Фаил Ибраһимов.
Жюри әгъзаларының чыгышыннан соң, сәхнәгә Теләнче Тамак авылы үзешчәннәре чыкты. Алар әзербайҗан драматургы Мәҗит Шамхаловның «Кайнана» пьесасын сәхнәләштергәннәр. Исеменнән күренгәнчә, спектакль усал кайнана (Гөлҗәннәт Арсланова) белән йомшак күңелле килен (Рәмилә Сәгъдиева) мөнәсәбәтләре хакында булды. Кайнананың улы Аяз (Тәлгать Фәсихов) өйдәге ыгы-зыгыга түзә алмый һәм дусты Илдар белән (Илдус Фәйзуллин) кызыклы план кора. Өйгә килен булып усал, үзсүзле, ялкау Афәт (Райлә Закирова) исемле туташ төшә. Менә шуннан кызыклар башлана да инде. «Яңа» килен кайнанасын «утлы табада» биетә. Кайнана китеп барган килененең ни дәрәҗәдә әйбәт, тырыш булганын бары тик шул вакытта гына аңлый. Үзенең зарларын күрше хатыннары Мөлаем (Фәния Мөхәммәдиева) белән Хәтирәгә (Ләйсән Галиева) сөйли. Зур авырлыклар белән булса да, «яңа» киленне өйдән чыгарып җибәрә алалар һәм таркалырга торган гаилә яңадан кушылып китә, кызлары да (Розалина Закирова) гаилә кушылуга сөенеп бетә алмый. Соңыннан исә «яңа» киленнең Илдар белән яратышып йөргәнлеге ачыклана. Афәт ролен оста итеп Зарифа (Райлә Закирова) башкарганы ачыклана. Җәннәт кайнана чиксез шатлана, бүтән холыксызлыгын күрсәтмәскә сүз бирә.
Спектакль тәмамлану белән тамашачы аларга гөрләтеп кул чапты. Әйтергә кирәк, үзешчәннәр үз рольләрен җиренә җиткереп башкардылар. Теләнче Тамак авылы театры коллективына Чаллының татар дәүләт драма театры директоры Рашат Фәйзерахманов имзасы куелган диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. «Иң яхшы хатын-кыз роле» исемен исә кайнана образын инандырырлык итеп башкарган Гөлҗәннәт апа Арслановага бирделәр.
Якшәмбе көнне исә Яр Чаллы сәхнәсендә Мусабай-Завод авылы халык театры Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» драмасы белән чыгыш ясады. Рольләрне чын артистларча, инандырырлык итеп мәктәп укучылары Булат Сафин белән Илсинә Калимуллина һәм Мусабай-Завод авылы халкы Эльвира Нәгыймова, Алсу Сәетгәрәева, Файсал Кәлимуллин, Эльвира Бильданова, Дилүс Мәүләвиев, Айрат Гыймаев башкардылар.
- Авылыбыз театрына халык исеме 1998 елда бирелде. Шуннан соң бик күп спектакльләр куелды инде. «Идел йорт» фестивалендә дә катнашып барырга тырышабыз. «Кичер мине, әнкәй» драмасын үзешчәннәребез 1 ай дигәндә әзерләделәр, - диде Мусабай-Завод авылының мәдәният йорты директоры Наилә Фәйзуллина.
Спектакльне сәхнәгә куйган режиссер Сөмбел Зарипова белән дә сөйләшеп алдым.
- «Идел йорт» халык театрларының XIV төбәкара фестиваленең зона сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясап, Казанга чакыру алу бәхетенә ирештек. Башкаручыларга килгәндә исә, «Иң яхшы ир-ат роле» исеме Миргаян ролен башкарган Булат Сафинга һәм Әбүбәкер ролен уңышлы уйнаган Файсал Кәлимуллинга бирелде. «Иң яхшы хатын-кыз роле» исемен исә Илсинә Кәлимуллина белән Эльвира Нәгыймова алдылар, - дип уртаклашты шатлыгын режиссер С. Зарипова.
«Идел йорт» халык театрларының XIV төбәкара фестиваленә йомгак декабрь аенда ясалачак. Конкурста иң уңышлы чыгыш ясаган коллективка Гран-при тапшырылачак һәм Казанның Г. Камал исемендәге академия театрында чыгыш ясау хокукы биреләчәк.
P. S. Яр Чаллының татар дәүләт драма театрында «Идел йорт» халык театрларының XIV төбәкара фестиваленең зона сайлап алу турыннан тулырак фоторепортажны безнең Вконтакте социаль челтәрендәге рәсми төркемнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев