Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Театр сезоны ачылды

Биклән халык театры үзенең тамашачыларын матур сәхнә әсәрләре белән куандыруын дәвам итә. Бу юлы алар Аманулланың "Итәкле кияү" дигән спектаклен куйдылар.

Театрның баш режиссеры Альберт Сәхәбетдинов сәхнәләштергән әлеге комедиядә төп роль - Мәүлияне зур осталык белән Биклән кызы Гүзәл Бәдретдинова башкарды. Шулай ук Айрат Мөбарәкшин (Сәрмән ролендә), Илнур Әхмәтвәлиев (Дүсил ролендә) тә үз образларына кереп, оста итеп уйнаулары белән авылдашларының күңелен яулап өлгергән үзешчәннәр. Гәрәй ролен башкарган Илнар Абдуллинның авыл сәхнәсенә тәүге менүе генә булса да, ул үзенә тапшырылган рольне ышандырырлык итеп уйнады. Тамашачыларны көлдерә дә, уйландыра да торган бу әсәрдә баш режиссер үзе Казбек ролен башкарды.

Сезонның тәүге спектаклен авылдашлар җылы кабул итте. Тамаша барышында тып-тын калган зал, сәхнә ябылуга, көчле алкышларга күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев