Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Театр көнен зурлап үткәрдек

Безнең Иштирәк халкы концерт-спектакльләрне бик ярата, аеруча үзебезнең авыл талантлары куйганны. Март ахырында "Бер Айдарга 4 килен" дигән спектакль карап чын рухи ләззәт алдык. Нигез итеп Туфан Миңнуллинның "Диләфрүзгә дүрт кияү" әсәре алынса да, авылыбыз яшьләре бөтенләй яңа сулыш өргәннәр, образларны яңача ачканнар. Гомумән, һәр елны театр көненә яңа спектакльләр...

Вакыйга безнең райондагы иң матур авылларның берсендә, төгәлрәге, үзебезнең Иштирәк авылында бара. Айдар исемле егеткә берьюлы дүрт кыз кияүгә чыгарга тели. Берсе хәтта мотоциклга атланып күрше Аулаш авылыннан килеп җитә. Әлеге рольне шундый инандырырлык итеп мәдәният йорты режиссеры Гүзәл Һадиева башкарды. Роле буенча бик чая икенче кызны "Миләүшә" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Һадиева уйнады. Аның шулкадәр оста итеп образга керүенә ихлас сокланып утырдык, күзләрдән яшь килерлек итеп рәхәтләнеп көлдек. Ә картаеп барган кыз образына мәдәният йорты директоры Гөлсинә Гарифуллина бик оста итеп керде.

Спектакльдә алып баручыларның да булуы, читтән генә вакыйгага юнәлеш биреп, интригалар корып, тамашачыны тагын да кызыксындырып торуы үзенә бер яңалык булды. Әлеге рольләрне Фәндүс Вәлиәхмәтов, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Индира Туктарова башкардылар. Спекталь, әлбәттә, бәхетле парларның кушылуы, ягъни саф мәхәббәтнең җиңүе белән тәмамланды. Бәхетле парны "ТАИФ" хезмәткәре Руслан Һадиев һәм укытучы Айсылу Вәлиева башкардылар. Авылдашлар үзебезнең артистларга кабат-кабат рәхмәтен әйтеп, спектакльдән алган кичерешләрдән күңеле булып таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр