Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татарның моңлы сандугачы

Сара Садыйкованың тормышы чиста, тулы, шомлы һәм ташкынлы да елга сыман - хыяллы да, фаҗигале, хаксыз да, батырлык та һәм бәхетле дә. Ләкин бер дә тигез, тыныч булмады.

"Татар сандугачы", республикабызның иң беренчеләрдән булган атказанган артисткасы алдында Казанның бөтен сәхнәләре ябылгач, театрның партоешмасыннан да чыгарылды. Театрда җырчы гына түгел, коммунист буларак та аңа урын калмады. Ләкин кечкенә буйлы, олы һәм батыр йөрәкле ханым икенче юлын тапты - татар халкының сөекле композиторына әверелде.
Җырчының иҗади тормышының соңгы чоры Татарстан һәм Башкортстан язучылары, шагыйрьләре, драматурглары белән бәйле иде, Татарстан Республикасының язучылар оешмасы белән тыгыз элемтәдә булды. Бу чорны бәхетле эш чоры дип тә әйтергә мөмкин.
Актриса, җырчы һәм композитор язган үзенчәлекле ике шигырендә еллар үткән саен ныгытылган бу элемтә ничек дөньяга килгәнен, зур мәхәббәт, дуслык хисенә әйләнеп, бөек шигърияткә хөрмәт, тугрылык тууны, иҗади дуслык һәм бәхетле хезмәттәшлек турында сөйли.
Сара Садыйкова үзенең бәхетле чорын язучылар шагыйрьләр арасында үткәрде гомеренең соңгы көннәренә кадәр алар белән иҗади дуслыкта яшәде.
Гади генә шигырьләрендә, гади генә сүзләрендә юмор да, тапкырлык, мәхәббәт тә, тирән фикер дә бар, җырчы-композиторның.
Үзе дә: "И, кызым, бу хәлләрне еллар узгач, көлеп кенә искә алырбыз", - ди торган иде. Шулай булды да...

Шагыйрьләр-хыялыйлар

Шундый хөрмәт итәм әдипләрне -
Шагыйрьләрне-хыялыйларны.
Кызык алар, нечкә күңелле -
Милләтемнең зыялылары.

Яланаяк авыл малайлары
Олы шәхес булган калада.
Шундый могҗизаның чынлыгы
Ышандыра сине алай да.

Кимергәннәр гыйлем ташын да,
Татыганнар нужа ашын да.
Алар шундый тыйнак, инсафлылар,
Җаны белән алар иң сафлар.

Шундый яратам мин шагыйрьләрне,
Шагыйрьләрне-хыялыйларны.
Тау елгасы кебек җаннарын
Тотып кына тыялмыйлардыр.

Фронтовик шагыйрьгә

Мөхәммәт Садрыйга

Җиңү көне белән котлыйм Сине!
Анда Синең бик зур өлешең.
Сугыш дәһшәтләрен күргән
шагыйрь,
Татып ачы хәсрәт җимешен.

Шуңа күрә кискен Синең сүзләр -
Шагыйрь сүзе, солдат авазы.
Шигыреңдә Синең чын хакыйкать,
Китерердәй җанга чын язны.

Күптән инде

Чакырып алды мине беркөн
Райкомдагы бер ханым:
«Партоешмадан үзеңне
Чыгарабыз, - ди, - җаным».

«Кая барыйм, - дим, - мин аңа, -
Мин бит бары артистка.
Гомерем буе тик сәнгатьтә,
Белмим башка бер эш тә...»

«Спартак»ның клубына
Күчегез, - ди, - бигайбә».
Ярый шул чак юлларыма
Очрадың син, Ләбибә.

Ләбибә Ихсанова
Әйтте бик кыска гына:
«Безгә күч син, интекмә, -
Җыр язарсың соң чиктә».

Тыңлап аның әйткәнен
Райкомга киттем тагын.
Теге ханым аптырый,
Аптырап миңа карый.

«Ну, - дидем, - мин - артистка,
Эшләр пеште так что, -
Шагыйрьләр язар шигырь,
Дөньяга җырлар чыгар!»

Язучылар оешмасы
Алгач үз кочагына,
Шигырьләр дә язгалыймын
Утырып кайчагында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев