Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шаяннар һәм тапкырлар фестиваленә җыелдык

Күптән түгел районда "Киләчәк - безнеке" дип исемләнгән бик матур фестиваль-бәйге үтте. Аны районыбызның мәдәният, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлекләре оештырды. Әлеге чараның максаты - яшьләребезнең иҗади активлыгын арттыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, бер-береңнең иҗаты белән танышу-аралашу, авыллар арасындагы дуслык, хезмәттәшлекне ныгыту.

Фестиваль үз тирәсенә барлык авыл җирлекләреннән иң актив егетләр һәм кызларны җыйды. Яшьләр һәр чыгышка зур җаваплылык белән, дәртләнеп әзерләнделәр. Фестивальнең зона ярышлары Мәләкәс, Күзкәй, Борды, "Татарстан" совхозы поселогы мәдәният йортларында узды. Финалга "Татарстан" совхозы поселогыннан - "Сборная Татарстана", Мәләкәстән - "Супер-керәшен", Иштирәктән - "Видели-знаем", Боерганнан - "Замана балалары" һәм Калмаштан "Стиляги" шаяннар һәм тапкырлар командалары үтте. Искиткеч кызыклы да, киеренке дә йомгаклау бәйгесе Иске Җирекле авылының әле күптән түгел генә ачылган "Дуслык" мәдәният йортында оештырылды. Бәйгедә катнашучылар 5 төрле номинациядә көч сынаштылар. "Сәламләү-визиткасы"н беренчеләрдән булып Боерганнан "Замана балалары" командасы тәкъдим итте. Туган нигезләрен зурлап, үзләре белән бик кызыклы итеп таныштырып, авыл тормышыннан маҗаралы этюдлар күрсәтеп, бәйгене дәрле итеп, күтәренке рухта башлап җибәрделәр. Капитан Г. Фәттахова җитәкләгән команда үзенең ихласлыгы белән жюри әгъзаларының да, тамашачыларның да күңелен яулады.

"Сорау-җавап" биремендә "Татарстан" совхозы поселогыннан килгән "Сборная Татарстана" командасына (капитаны Н. Гыйниятуллина) тиңнәр булмады. Егетләр зыялы да, бик белемле дә интеллектуаллар икәннәрен күрсәттеләр. Шулай булмыймы соң - алар бит КДУ, КамПИ студентлары белән татар лигасына йөрүче профессионаллар! Бу бәйгедә дә шаяннар һәм тапкырлар уены югары һөнәри дәрәҗәдә ничек булырга тиеш икәнен күрсәттеләр.

"Универсиадага әзерлек" биремен Мәләкәстән "Супер-керәшен" командасы (капитаны А.Афанасьев) бик оста итеп сәхнәгә куелган бию белән күрсәтте. Самбо биюе, баскетбол уены әйтерсең лә кинога төшерелгән: күз иярмәс тизлек белән башкарылган хәрәкәтләр бер мизгелгә стоп-кадрда туктап кала, чын мәгънәсендә, таң калдырдылар мәләкәслеләр. "Биатлон" биреме буенча Калмашның "Стиляги" командасы кызыклы такмаклар әйтеп чыгыш ясаганда зал рәхәтләнеп көлеп-алкышлап утырды. Республикада яшәүче төрле милләт вәкилләренең биюләрен, йолаларын шундый оста итеп күрсәтеп, образларга кереп, импровизацияләп менә дигән итеп чыгыш ясадылар калмашлылар.

Иң соңгы "Переозвучка" биременә Иштирәкнең "Видели- знаем" командасы (капитаны Г. Хадиева) бик яхшы итеп әзерләнгән иде. Экранда барган "Малыш и Карлсон" мультипликацион фильмы геройлары тавышларын шундый оста һәм сәнгатьле итеп кабатлаган Гүзәлгә афәрин диясе генә кала. Шулай ук җор һәм үткен итеп элеккеге колхоз маҗараларын сөйләп көлдерделәр, сорауларның да иң кызыклыларын сайлаганнар иде иштирәклеләр.

Районның шаяннар һәм тапкырлар фестиваленең финал-бәйгесе бик матур итеп оештырылган иде. Командалар да бик яхшы итеп әзерләнгәннәр. Кызыклы этюдлар, инсценировкалар, көлкеле реклама роликлары, җор такмаклар, үтемле сатира-юморга бай номерлар бик матур тәэсир калдырды. Авыллардан килгән җанатарлар да үз командаларын ихлас күңелдән рухландырып, залга җанлылык, күңеллелек биреп тордылар. Фестиваль-бәйгене шундый матур һәм оста итеп алып барган Оксана Абрамовага да, жюри рәисе - мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җәббаровага да ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр чарада катнашучылар. Бәйгедә җиңү яулаган "Сборная Татарстана" ("Татарстан" совхозы поселогы), "Супер-керәшен" (Мәләкәс), "Видели-знаем" (Иштирәк) командалары, иң җор дигән исемгә лаек булган "Стиляги" (Калмаш), иң зыялы дип танылган "Замана балалары" (Боерган) ихлас котлаулар һәм бүләкләр кабул иттеләр. Һәр командага гитаралар һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды. Районыбызда шундый күп талантлы яшьләребез булуы сөенеч тә, мактаныч һәм горурлык та.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль