Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Сәйлән” ансамбле артистлары республикада уңышлы чыгыш ясады

Без югары технологияләр чорында яшибез. Яшәү шартларының үзгәреше гомумкешелек кыйммәтләре алышынуга, рухи дөньябызга да тәэсир итми калмады. Җир йөзендә яшәүче меңнәрчә халыкларның үз йөзен саклап калу мәсьәләсе бүгенге көндә төп проблемага әверелде. Шуны күздә тотып, Татарстан республикасының фән һәм мәгариф, мәдәният министрлыклары, халык традицияләрен үстерү үзәге фольклор сәнгатенең халык яшәешендә...

Без югары технологияләр чорында яшибез. Яшәү шартларының үзгәреше гомумкешелек кыйммәтләре алышынуга, рухи дөньябызга да тәэсир итми калмады. Җир йөзендә яшәүче меңнәрчә халыкларның үз йөзен саклап калу мәсьәләсе бүгенге көндә төп проблемага әверелде. Шуны күздә тотып, Татарстан республикасының фән һәм мәгариф, мәдәният министрлыклары, халык традицияләрен үстерү үзәге фольклор сәнгатенең халык яшәешендә сакланган формада күрсәтү максатыннан "Моңлы тамчы" балалар фольклор фестивален башлап җибәрде. Фестивальнең беренче этабы гыйнвар-март айларында муниципаль районнарда һәм шәһәрләрдә үтте. Йомгаклау этабы Кукмара районы территориясендә Починок Кучук, Урта Кумор, Чура, Вахитов авылларында узды. Фестивальне үткәрү өчен юкка гына бу район сайланмаган, чөнки биредә татар, рус, чуваш, марый, удмурт, мордва, һәм башка бик күп милләт вәкилләре дус, бердәм булып, үзара аңлашып, аралашып, бер-берсенең мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен хөрмәтләп яшиләр. Теләнче Тамак мәктәбенең "Сәйлән" фольклор коллективы да сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясады. Районыбызның яшь артистлары күрсәткән "Чишмә буенда кичке уен" күренешен авыл халкы да, мәртәбәле жюри да яратып кабул итте. Теләнче Тамак мәктәбендә фольклор коллектив оешканга ике ел. Узган ел балаларның "Балкыш" иҗат фестивалендә "Аулак өй" күренеше белән катнашып лауреат исеменә лаек булдык. Ә быелгы уңышыбыз тагын да зуррак: шушы фестивальдә чыгыш ясап "Моңлы тамчы" республика балалар фольклор фестивале лауреаты булдык. Бу фестиваль балалар өчен аралашу, яңа дуслар табу, башка милләтләрнең асыл җәүһәрләре белән танышу бәйрәменә әверелде. Әлеге үзенчәлекле мәдәни чарада катнашкан нәни артистлар милләтебезнең рухи байлыкларын өйрәнү, үстерү, әби-бабаларыбыздан калган мирасыбызны дөньяга чыгару теләге белән таралыштылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният

2
X