Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Серле дөнья белән очрашу

Иске Абдул авылы мәдәният йортында үзенчәлекле бәйрәм узды. Билгеләнгән вакытка авылның олысы-кечесе клубка агылды. Мөгаллимнәре белән мәктәп укучылары да килгән иде. Бу күңелле ыгы-зыгының сәбәбе «Карлы миләш тәме», «Томанлы төн», «Мәхәббәт аланы», «Күгәрчен оя корганда», «Ак бураннар аша», «Ефәк кулъяулык» кебек китаплар авторы, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, «Бәллүр каләм» бәйгесе...

Иске Абдул авылы мәдәният йортында үзенчәлекле бәйрәм узды. Билгеләнгән вакытка авылның олысы-кечесе клубка агылды. Мөгаллимнәре белән мәктәп укучылары да килгән иде. Бу күңелле ыгы-зыгының сәбәбе «Карлы миләш тәме», «Томанлы төн», «Мәхәббәт аланы», «Күгәрчен оя корганда», «Ак бураннар аша», «Ефәк кулъяулык» кебек китаплар авторы, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, «Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчесе Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән очрашу иде. Саба якларыннан ерак араларны якын итеп килгән хөрмәтле кунак Гөлсинә ханым белән сөйләшү кичәсе булды ул. Һәркем үз сорауларын бирде. Гөлсинә ханымның әсәрләрендәге геройлар, аларның прототиплары турында кызыксындылар әдәбият сөючеләр. Автор барысын да игътибар белән тыңлап, җентекләп җавап бирергә тырышты. Очрашу кичәсе җыр-шигырьләр белән үрелеп барды. Чара тәмамлангач та, халык озак кына таралырга ашыкмады, хисләргә бирелеп, үзара фикер алышып утырды. Аннан соң оештыручыларга һәм килгән кунакларга ихлас рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар искеабдуллылар, дип хәбәр итте Зәбир Хәлимов.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәбият елы мәдәният

2
X