Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сәхнәдә – яңа спектакль

Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында «Нур» халык театры Аманулланың «Әлепле әртисләре» комедиясен куйды. Пьесаның сюжеты Әлепле авылы клубында бара. Анда «әртисләр»нең сәхнәдәге һәм сәхнә арты тормышы сурәтләнгән. Спектакльдәге вакыйга колхозларның бетү вакытына, яңача демократия урнашып йөргән көннәргә барып тоташа.

Әле җимерелеп бетмәгән колхоз рәисе Нурия Хәйрулловнаның (укытучы Гүзәлия Сабирова) уе: шәһәрдән режиссер (Рамил Ахунов) алып килеп, Әлепле авылы клубы «әртисләре» белән колхоз җыелышыннан соң «театр» кую. Ниһаять, режиссер репетицияне башлап җибәрә, менә шунда үтә дә кызыклы хәлләр башлана да инде! Клубта сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Данияне (фельдшер Минзилә Сәлахова) картаеп беткән элеккеге парторг Рәҗәпов та (мәктәп директоры Сәлмән Әхмәтҗанов), авылның «сугыш чукмары» Разыйм да (авыл җирлеге башлыгы урынбасары Раил Нәбиуллин) яратып йөриләр икән. Әмма бит Дания - спектакль куярга килгән режиссер Әхәт белән элек бер-берсен яратып йөргән егет белән кыз булып чыгалар. Бу очрашудан аларның мәхәббәтләре кабат яңара. Комедиядә Рәҗәповка «күз атып йөрүче» Сабира да (Сбербанк хезмәткәре Земфира Әхмәтҗанова), Даниянең бераз тилерәк энесе Данил да (Илнар Насыйбуллин), колхозчылар гаиләсе Майшәкәр һәм Галәветдин дә (укытучы Әнисә Минәхмәтова һәм Дилбәр Гыймазетдинова) - һәрберсе әсәрне тулыландырып, тамашачыны туйганчы көлдерә алдылар. Залда утыручы апаларның ара-тирә спектакль барышында «Ничек шулай килештереп уйныйлар!», «Бигрәк осталар да инде үзләре!» дигән репликалары да ишетелеп куйды.
Декорациянең еш алмаштырылып торуы шулай ук уңай тәэсир калдырды. Спектакль тәмамлануга, тамашачылар үзешчәннәрне алкышларга күмделәр, аларны озак кына сәхнә түреннән җибәрмичә тордылар. Ахырдан Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгыйтдинов үзешчәннәргә чын күңелдән рәхмәт әйтте, иҗади уңышлар теләде. Миңа әлеге әсәрне сәхнәгә куючылар - мәдәният йорты хезмәткәрләре Нәзир белән Дилбәр Гыймазетдиновлар белән сөйләшеп алырга насыйп булды. Дилбәр ханым режиссеры икән, ул үз фикерләрен ирештерергә ашыкты:
- Быел Татарстан Республикасында Мәдәният елы һәм 27 март - Халыкара театр көне буларак билгеләп үтелә. Шуларга нигезләнеп, сәхнәләштерергә дип, мин бу әсәрне алдым да инде. Башта кайбер артистларыбыз ризасызлык та белдереп алдылар, бик катлаулы булгангадыр инде, ә аннары исә, уйный башлагач, образга шулхәтле бирелеп киттеләр, шундый кыска гына вакыт эчендә мавыктыргыч образлар тудырып, тамашачы күңелен яулый алдылар, - диде.
Әңгәмәбезгә Дилбәр ханымның тормыш иптәше, мәдәният йорты директоры Нәзир Гыймазетдинов та кушылып китте:
- Безнең авылыбызда талантлы кешеләр шулхәтле күп, шуңа сөенеп, дәртләнеп эшләп йөрибез, Аллага шөкер. Әле менә былтыр гына бу артистларыбыз Казанда «Идел-йорт» төбәкара фестивалендә дә уңышлы чыгыш ясап кайтты. Анда алар Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен куйган иделәр. Шулай бергәләшеп, тату гына яшәп, эшләп йөрибез, - диде Нәзир әфәнде.
Татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакировның туган авылында яшәп, шунда хезмәт куючы Яңа Бүләк авылының «Нур» халык театры үзешчән артистлары чын мәгънәсендә сәнгать сөюче, үз авылларын яратучы ватанпәрвәрләр икән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2014 ел – Мәдәният елы