Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Саф җил” бию фестивале

Яңа поселогы мәдәният йортында районның "Саф җил" дип аталган бию фестивале үтте. 250гә якын биючене берләштергән бу чарада берсеннән-берсе дәртле шәрык, татар, рус, Көнчыгыш илләре халыклары бию көйләре яңгырап торды. Биючеләрнең аякларына күз иярмәде. Бу чыгышларны Казаннан килгән ТР мәдәният министрлыгының милли мәдәният үсеше үзәге методисты Л. Яфарова, район мәдәният...

Фестивальне районның Новотроицкое балалар сәнгать мәктәбе филиалының "Непоседки" хореографик ансамбле (җитәкчесе Г. Щелконогова) "На полянке" биюе белән ачып җибәрде.

Бу көнне халык алдында 14 хореографик ансамбль чыгыш ясады. Жюри урыннар билгеләгәндә, биюләрнең үзенчәлеклелегенә, драматургиясенә, реквизит-костюмнарга, хореографның профессиональлегенә, конкурсантларның башкару осталыгына игътибар итте.

Фестивальнең төп призы "Яшьлек" хореографик ансамбленә (җитәкчесе Т. Солдатова) бирелде.

Зурлар төркеме арасында Бәтке авылыннан "Айс" халык хореографик төркеме (җитәкчеләре М. Орлова, К. Смирнова) беренче урынга чыкты. Алар тарафыннан куелган "Американо", "Танец огня", "Хип-хоп" биюләре зур осталык белән башкарылды. Шилнәбаш авылының "Родничок" ансамбле (җитәкчеләре О. Гончарова, Л. Гетманко) - икенче, ә Бикләннең "Шатлык" халык бию ансамбле (җитәкчесе А. Гәрәева) өченче урыннарны алды.

Урта яшьтәгеләр арасында Мәләкәснең "Яшьлек" ансамбле (җитәкчесе Т. Солдатова) "Аборигены" биюе өчен - беренче урынга, балалар сәнгать мәктәбенең Круглое Поле филиалы биючеләре (җитәкчесе Г. Щелконогова, А. Мөхәммәтҗанова) "Куклы" биюе очен - икенчегә, Бикләннең "Шатлык" халык бию коллективы "Во кузнице" биюе белән өченче урынга чыкты.

Кечкенәләр төркеме арасында мәләкәслеләрнең "Яшьлек" халык бию төркеме "Кабы не было зимы" биюе өчен - I, Яңа поселогының "Каенкай" халык бию төркеме (җитәкчеләре А. Гаязова) "Матрешки" биюе өчен II урын алды. Шулай ук махсус номинация дә булдырылган иде: "Артистлык осталыгы буенча" номинациясендә җиңүне районның иң яшь төркемнәренең берсе булган Калмаш авылы "Энҗекәйләр" (җитәкчесе И. Шәйхенурова) халык бию төркеменә бирелде.
Бер генә бию белән чыгыш ясаучылар да, берничә бию алып килүче коллективлар да булды. Мәсәлән, мәләкәслеләр, бикләнлеләр һәм Яңа поселогы биючеләре 4-5 номер белән килгәннәр. Катнашучыларның сәхнә костюмнарына игътибар итмичә мөмкин түгел. Күз явын алырлык бу матурлыкны биючеләр үзләре әзерләгән иде.

Биючеләр - гомер-гомергә матур бәйрәмнәрнең, туй йолаларының иң матур бизәге. Бу фестиваль шул матурлыкка дан җырлады һәм ул соңгысы булмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният бию фестивале