Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Питрау бәйрәмендә күңел ачтылар

13 июльдә Мартыш авылында керәшеннәрнең күркәм бәйрәме - Питрау үткәрелде. Бәйрәм кичәсенә бөтен авыл халкы, шулай ук күрше авыллардан да кешеләр килгән иде.

Питрау - керәшен мәдәниятен бөтен барлыгы, матурлыгы һәм төрлелеге белән күрсәтә ала торган бәйрәм. Керәшеннәр электән килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап кала алган. Бу көнне бөтен кеше рәхәтләнеп күңел ачты, төрле уеннарда катнашты.

Керәшеннәрнең килеп чыгышы, аларның тарихы, иҗаты турында мәдәният йорты хезмәткәрләре сөйләп, халыкны бәйрәмгә чакырып тордылар. Мәйдан тирәсендә һәрбер теләгән кеше кайнар самовардан тәмле чәй эчә алды һәм татлы ризыклар белән сыйланды. Кызыклы да, мавыктыргыч та уеннарның очы-кырые булмады: җыелган халык үзләрен җитезлектә, тапкырлыкта, тизлектә сынады. Күркәм бәйрәмне оештыруда, башкарып чыгаруда булышлык күрсәткәннәре өчен Мартыш авылы халкына һәм шәхсән Клара Ивановага, Венера Максимовага, апалы-сеңелле Галина белән Альбина Сергееваларга, шулай ук Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Закировка зур рәхмәтләрне әйтәсе килә.

Традиция буенча, бәйрәм аланында кич белән учак яндырып, катнашучылар һәм барча кунаклар аның тирәли әйлән-бәйлән ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният Питрау бђйрђме