Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мусабай-Заводтан Айдар Хөсәенов Төркиядә үткән иҗат конкурсыннан беренче дәрәҗә диплом белән кайтты

«РИТЭК» җәмгыяте һәм «Лукойл» хәйрия фонды проекты ярдәме белән Мусабай-Заводтан Айдар Хөсәенов Төркиянең Анталия шәһәре янындагы Бельдиби поселогында күп жанрлы халыкара конкурста катнашып кайтты. Аның белән бергә әнисе Зөлфия ханым һәм проектның җитәкчесе Юлия Галишина да барды.

Фестивальдә Кыргызстан, Казахстан, Украина, Якутия, Таймырдан, Саха Республикасыннан иҗат коллективлары бар иде, дип хәбәр итә Юлия Галишина. Анталиядә яшәүчеләр өчен бер мәйданчыкта барлык коллективлар хәйрия концерты куйды. Бу көнне барлык 85 катнашучы да үзен йолдыз итеп хис итте. Җирле халык алар белән истәлеккә фотога да төште. Концерт ахырында барлык катнашучылар үз илләренең флагларын тотып тантаналы марш үтте.

Иҗат коллективлары Анталия мэры Мурат Паша белән дә очраштылар.

Безнең чыгышны жюри югары бәяләде. Айдарга инструменталь соло номинациясендә беренче дәрәҗә диплом бирелде. Миңа вокал соло номинациясендә үземне сынарга туры килде һәм беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләндем, татар хатын-кызы костюмы өчен шулай ук беренче дәрәҗә диплом, рус хатын-кызының сәхнә костюмы өчен икенче дәрәҗә диплом бирелде. Зөлфия Хөсәенова исә сәхнәдә шулай ук татар хатын-кызы костюмын күрсәтеп беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. Безнең бик аз вакыт эчендә төзелгән «Айдар» ансамбле беренче дәрәҗә диплом алды.

Халыкара фестивальне оештыручылар Айдар Хөсәеновны тәрбияләгән укытучы Рәфикъ Дәминовка һәм әлеге конкурста катнашу мөмкинлеген тудырган «Лукойл» ААҖ вице-президенты, «Ритэк» ААҖ генераль директоры Николай Николаевка рәхмәт хатларын юлладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев