Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мөнәҗәтләр шифадыр күңелләргә

11 октябрь, җомга көнне, район мөхтәсибәте, мәдәният бүлеге белән бергә, Калмаш авылы мәдәният йортында мөнәҗәтләр фестивале үткәрде.

Изге Корбан гаете бәйрәме уңаеннан үткәрелгән әлеге районкүләм чараны район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас башлап җибәрде.
- Мөнәҗәтләр уку кичәсе изге Корбан бәйрәме көннәренә туры килүе үзе үк күңелле хәл. Халкыбыз бөтен шатлыгын, кайгысын, моң-зарын мөнәҗәтләргә салган бит. Әлеге бәйрәмне икенче ел инде үткәрәбез, районыбызның матур традициясенә әйләнеп бара ул. Мөхтәрәм дин кардәшләр, бүген укылачак мөнәҗәтләрнең мәгънәсенә, асылына төшенеп утырсагыз иде, - дип, залдагыларга үзенең үгет-нәсыйхәтләрен ирештерде хәзрәт. Шулай ук котлау сүзләре белән һәм барлык йортка иминлек-бәрәкәт теләп, Калмаш авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина да чыгыш ясады.
Бер-бер артлы сәхнәгә мөнәҗәт әйтүче апалар чыкты. Калмаштан Раушания һәм Гүзәлия Борһановалар Аятел-Көрси догасын белү кирәклеге турында көйләделәр, ә Венера апа Вәлиева шундый матур тавышы белән «кеше хәлен кеше белми, нишләдек соң, ни булды дип», сораулар бирә-бирә, залдагыларны уйланырга мәҗбүр итте. Шулай ук калмашлы Наибә апа Галиева фәлсәфә ягыннан бик күп сораулар тудыра торган мөнәҗәт әйтте.
- Туганлык булмас, дөньялар бозылыр - менә шундый вакыт җитәр! - дип җырлап бетерүгә Наибә апа: җәмәгать, болай да шундый заманада яшибез түгелме?! - дип, залдагыларны уйланырга мәҗбүр итте.
Югары Байлардан килгән Вәсилә, Мәрьям, Гөлфия апалар шулай ук җанга үтеп керердәй итеп мөнәҗәт башкардылар. «Исәннәрнең кадерен белик, үлгәннәрнең каберен белик» дип тәмамладылар алар. Боерган авылы кунаклары - Фәйрүзә Габидуллина белән Кадрия Нәбиуллиналар мөнәҗәт кенә түгел, салават та әйттеләр. Иске Байлардан Ләйсинә Афзалова Рамазан ае турында сөйләп китте.
- Аллаһыга шөкер кылам күргән өчен, ишеткән өчен, яктылыкны биргән өчен. Аллаһыга шөкер кылам сабырлык, Ураза биргәненә, иманга кайтканыма, - диде Ләйсинә апа. Иштирәк авылыннан килгән Зөбәрҗәт апа Ногманова «Ни үкенеч» дип аталган мөнәҗәт әйтте. Бикләннән килгән Илдус абый белән Фәния апа Абдуллиннар шулай ук матур курай моңы астында җанга үтеп керердәй мөнәҗәт башкардылар.
Калмашлы Рузалия апа Хәсәнова Мәүлид ае (Мөхәммәд Пәйгамбәр туган вакыт) турында мөнәҗәт башкарса, авылның Ак әбисе булып киткән Хәлимә апа Гыймазова улын сагынып язган бәетне сөйләде.
Апалар мөнәҗәт әйткәндә, залда утыручыларның күзләре чыланды, йөзләренә сагыш иңде. Чыннан да, һәрбер әйтелгән мөнәҗәттә моң-зар, тирән уйлану, юксыну, югалту, авыр кичерешләр, дөнья мәшәкатьләре. Мөнәҗәтчеләрнең әйтәсе килгән төп фикере: «Иман нуры иңсен күңелләргә, тынычлыклар булсын илләрдә!»
Мөнәҗәтләр әйтелеп беткәч, сәхнә түренә яңадан Җәүдәт хәзрәт чакырылды. Ул мөнәҗәтләр кичәсе барышында ясалган хаталар турында искәртеп китте, аларның мәгънәләрен белеп, эчтәлегенә төшенеп әйтергә кирәклегенә басым ясады. Моннан тыш, чараны уздыруга булышкан өчен район мәдәният бүлегенә зур рәхмәтләрен җиткерде һәм бөтен катнашучыларга кечкенә генә бүләкләр тапшырды.
Бәйрәм тәмамлану белән Калмаш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйсән Кәрамова белән сөйләшеп алдым:
- Мөнәҗәтләр кичәсен икенче ел рәттән безнең клубта уздырабыз. Аны оештыруга җитди карыйбыз. Быелгы бәйрәмне дә мәдәният йорты директоры Гөлшат Лотфуллина белән бергә әзерләдек. Чыннан да, мөнәҗәтләрнең барысы да җанга үтеп керерлек итеп башкарылды, уйланырлык күп нәрсә булды, - диде Ләйсән Камилевна.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният

2
X