Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Милли җәүһәрләребезне барлыйбыз

6 ноябрьдә район күләмендә бара торган «Чишмә башыбыз» (Истоки) дигән халыкның милли җүһәрләрен барлый торган үзенчәлекле марафон Күзкәй авылына килеп җитә. Мәдәният хезмәткәрләре бу чарага мөмкин кадәр күбрәк үзешчән башкаручыларны тартырга, яңа талантлар ачырга тырышып, ихлас күңелдән әзерләнә. Программада: авыл җирлегенең танылган кешеләрен барлау, авыл осталарының кул эшләре - бәйләнгән,...

6 ноябрьдә район күләмендә бара торган «Чишмә башыбыз» (Истоки) дигән халыкның милли җүһәрләрен барлый торган үзенчәлекле марафон Күзкәй авылына килеп җитә. Мәдәният хезмәткәрләре бу чарага мөмкин кадәр күбрәк үзешчән башкаручыларны тартырга, яңа талантлар ачырга тырышып, ихлас күңелдән әзерләнә. Программада: авыл җирлегенең танылган кешеләрен барлау, авыл осталарының кул эшләре - бәйләнгән, тегелгән, чигелгән әйберләр, милләтебезнең дини бәйрәмнәрен, туй табыннарын бизи торган камыр ризыклары күргәзмәсе әзерләнә.

30 елга якын эшләп килүче «Әллүки» халык фольклор ансамбле «Су буенда» күренешен күрсәтәчәк. Мәктәп укучылары да бу бәйрәмгә ныклап әзерләнә - үзләренең фольклор коллективын булдырдылар, гармунчылар ансамблен дә тамашачылар яратып кабул итәр. Кыскасы, авылны җанландырып җибәрү, талантларны ачу, үстерү өчен бик матур форсат бу бәйге.

Күзкәй авылыннан

Фоторәсем Google эзләү системасыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев