Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәләкәстә – «Олы Пакрау»

14 октябрь көнне Мәләкәс авылы мәдәният йортында "Олы Пакрау" бәйрәменә дип, ямь өстенә ямь өстәп, башкалабыз Казаннан данлыклы "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле килде. Башкала кунакларын мәләкәслеләр пакрау күмәчләре, коймаклар белән тантаналы рәвештә каршы алдылар. Бәйрәмдә Тукай муниципаль районы аппарат башлыгы җитәкчесе Ә. Наврозова, Мәләкәс авылы җирлеге башлыгы М. Мифодеев та...

14 октябрь көнне Мәләкәс авылы мәдәният йортында "Олы Пакрау" бәйрәменә дип, ямь өстенә ямь өстәп, башкалабыз Казаннан данлыклы "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле килде.

Башкала кунакларын мәләкәслеләр пакрау күмәчләре, коймаклар белән тантаналы рәвештә каршы алдылар. Бәйрәмдә Тукай муниципаль районы аппарат башлыгы җитәкчесе Ә. Наврозова, Мәләкәс авылы җирлеге башлыгы М. Мифодеев та катнашты. Алар барлык керәшен халкын бәйрәм белән котладылар, фольклор коллективына ихлас рәхмәтләрен җиткереп, бүләкләр тапшырдылар.
Программада керәшен халкының җыр-биюләре, мәзәкләре башкарылды. Кунаклар чыгышын авыл халкы бик яратып, сокланып карады, Мәләкәс авылы үзешчәннәре "Бәрмәнчек"ләрнең берничә җырын үз репертуарына алырга дигән уйга да килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев