Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм итте

Район мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәрен бергә җыелып, концерт номерлары куеп үткәрүләре соңгы елларда гадәткә кереп килә. Быел да 27 март көнне авылларның мәдәният йортларында, клубларында эшләүчеләр, тармак ветераннары, шулай ук китапханә хезмәткәрләре район хакимиятенең утырышлар залына җыелды. Ләкин, һәр елны уздырсалар да, мондый бәйрәмнәр бер-берсенә охшамый, һәрберсенең үзенә генә хас...

Район мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәрен бергә җыелып, концерт номерлары куеп үткәрүләре соңгы елларда гадәткә кереп килә. Быел да 27 март көнне авылларның мәдәният йортларында, клубларында эшләүчеләр, тармак ветераннары, шулай ук китапханә хезмәткәрләре район хакимиятенең утырышлар залына җыелды.

Ләкин, һәр елны уздырсалар да, мондый бәйрәмнәр бер-берсенә охшамый, һәрберсенең үзенә генә хас яңалыгы, үзенчәлеге бар. Быел да кичә бер тында, бер рухта үтте. Алып баручыларның, үзешчән артистларның җанлылыгы залга да күчте. Тик бернәрсә генә күңелне бераз тырнады: күпчелек халык татар авылларыннан булса да, тамаша рус телендә генә барды, татарча чыгышлар да санаулы гына иде.

Ә гомумән, сценарий үз эченә күп нәрсәне сыйдырган иде. Авылдагы мәдәният хезмәткәренең эш үзенчәлекләре турында да сөйләделәр, халыкны рухи азык белән тәэмин итүнең сөенечле якларын да, авырлыкларын да атадылар, хезмәт хакларының һаман түбән булуын да юмор аша булса да тагын бер кат искә төшерделәр.

Реклама

Аннары сүз тәбрикләүчеләргә бирелде. Район башлыгы Васил Хаҗиев мәдәният хезмәткәренең эше чыннан да үзенчәлекле булуын һәм аны бар кеше дә башкара алмавын ассызыклады. Чыннан да, авыл бәйрәмеме ул, һөнәри бәйрәмме, балалар өчен кичәләрме - берсе дә мәдәният хезмәткәрләреннән башка үтми. Кайда бәйрәм кирәк, шунда әлеге һөнәр ияләренең ярдәме таләп ителә. Котлау сүзеннән соң Васил Гарипович Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге исеменнән дипломнар һәм мактау грамоталары тапшырды. Мондый бүләкләргә районның мәдәният хезмәткәрләре Людмила Адамова, Марина Орлова, Рәиф Хәбибуллин, Рәфыйк Дәминов, Лидия Фәртдинова, Арби Велидов ия булды.

Аннары хезмәткәрләрне төрле номинацияләрдә бүләкләделәр. "Ел лидеры", "Ел өмете", "Елның иң эшчән хезмәткәре", "Елның иң көләч хезмәткәре" һәм башка номинацияләрдә дистәләгән кеше сәхнәгә чакырылды. "Кадрларның алтын фонды" номинациясендә ветераннар да истәлекле бүләкләргә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният

2
X