Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай районы " Якты юл" газетасы «Ләйсән» берләшмәсенең тарихын ачыкларга ярдәм итүче

«Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенең 50 еллыгы уңаеннан ( ул зурлап «Энергетик» мәдәният сараенда билгеләп үтелде) Татарстан китап нәшриятында «Әдәби Чаллы» альманах китабы басылып чыкты. Анда берләшмәгә төрле елларда йөреп, монда каләмен чарлаган, иҗаты бөреләнеп, киң иҗат мәйданына чыккан, кызганыч, кайберләре инде арабыздан да киткән, бүген иҗат эшендә кайнап, яңадан-яңа әсәрләр...

«Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенең 50 еллыгы уңаеннан ( ул зурлап «Энергетик» мәдәният сараенда билгеләп үтелде) Татарстан китап нәшриятында «Әдәби Чаллы» альманах китабы басылып чыкты. Анда берләшмәгә төрле елларда йөреп, монда каләмен чарлаган, иҗаты бөреләнеп, киң иҗат мәйданына чыккан, кызганыч, кайберләре инде арабыздан да киткән, бүген иҗат эшендә кайнап, яңадан-яңа әсәрләр иҗат итүче ләйсәнлеләрнең әдәби эшчәнлеге белән якыннан танышасың. Китапта 135 авторның төрле жанрдагы әсәр үрнәкләре, һәркайсының фотосурәте, тәрҗемәи хәле, иҗаты турындагы белешмә урын алган. Бай библиографик мәгълүмат тупланган. Кайчандыр берләшмәне җитәкләгән каләм әһелләре Хәниф Хөснуллин, Равил Лотфуллин, Рафис Сәлимҗанов, Мәхмүт Газизов, Фирдәвес Бәширова, Рәшит Бәшәр, Факил Сафин истәлекләре кызыксынып укыла. Чаллының төзелеш елларындагы күтәрелеш чоры әдәбиятка күчә. Күңел киңлекләре гигант төзелеш киңлекләре белән тәңгәлләшә, - дип яза тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин.

Җырда минем шәһәр алуым кирәк,

Шундый ният белән килдем дә.

Капкаларны ачар әфсеннәрем,

Ачкычлары туган телемдә, - дип язды Мәхмүт Газизов «Шәһәр капкасы төбендә» дигән шигырендә һәм Чаллы төзелешен яңа җыр чагына тиңләп шигырьләр, җырлар иҗат иттеләр.

Берләшмәнең бүгенге җитәкчесе Роза Хәмидуллина язуынча, «Ләйсән»дә чыныгу алып, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы булган язучыларның саны елдан-ел артуы шатлыклы хәл. Берләшмә әгъзаларының өч дистәдән артыгы Татарстан язучылар берлегенә кабул ителгән. Димәк, «Ләйсән»нең иҗат чишмәсе саекмый. Ил күләмендә танылу алган Габдулла Тукай премиясе лауреатлары, шагыйрьләр Мөдәррис Әгъләмов, Разил Вәлиев, прозаик Вахит Имамов, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреатлары Айдар Хәлим, Факил Сафин, Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе Рәшит Бәшәр, Шәйхи Маннур премиясе лауреаты Мансур Сафин һәм башка язучылар белән хаклы горурлана ләйсәнлеләр.

«Әдәби Чаллы» китабы ун бүлектән гыйбарәт. Һәр бүлекнең үзенчәлеге Кама буендагы Чаллы һәм КамАЗ төзелешенең үсешенә, Ак каланың буйга җитеп, колач җәюенә, Чаллыда язучылар оешмасы барлыкка килүенә, «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенең каләм тибрәтүчеләрне үз тирәсенә күбрәк туплап, алар белән эзлекле шөгыльләнүенә дә бәйле. Һәр бүлекнең кереш сүз итеп «Ләйсән» берләшмәсе шагыйре шигыреннән өзек белән ачылуы зур мәгънәгә ия. «Әдәби Чаллы» альманах китабын төзүдә, авторларның әсәрләрен сайлап алуда, һичсүзсез, Чаллы үзәк китапханәсе бүлек мөдире, «Ләйсән» берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина һәм Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова зур көч куйганнар. Теге яки бу фактны «Ләйсән» тарихына, авторларның биографиясенә, иҗатына кагылышлы мәгълүматларны ачыклау, төгәллекне билгеләү, газета-журнал тегелмәләрен актарып карау, җентекләп тикшерү тырышлык һәм үҗәтлек таләп иткән. Рәхмәт, автор-төзүчеләр авырлыкларны җиңеп, яхшы сыйфатлы, фәнни, әдәби нәфис китап әзерләгәннәр.

Уйлап карасаң, эшкә керешкәндә хәтта «Ләйсән» берләшмәсенең кайчан һәм кемнәр оештыруы турында да төгәл мәгълүмат булмаган. Роза Хәмидуллина «Якты юл» газетасы тегелмәләрен актара торгач, электәге журналистлар белән очрашып сөйләшкәч, аеруча Заһидә Нәбиуллина алып барган әдәби түгәрәк җыелышы беркетмәләре һәм шагыйрь Хәниф Хөснуллинның «Якты юл»ның 1983 елның 24 ноябрь санында «Үсеш юлында» дигән истәлек язмасы аша «Коммунизм байрагы» газетасы редакциясе каршындагы әдәби түгәрәкнең 1964 елның 24 гыйнварында әдәби берләшмәгә әверелүе ачыклана. Берләшмә җитәкчесе итеп газета мөхәррире Хәнәфи Маннанов сайлана. Берләшмәнең башлангыч адымнары, иҗади эшчәнлеге турында ул «Беренче адымнар» дигән мәкаләсендә бик тәфсилләп яза. Әлеге мәкаләне Роза Хәмидуллина тарихи язма итеп «Әдәби Чаллы» китабына да кертә.

Чаллы каласында «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенең оешып, иҗади эшчәнлеген җанландыруда Татарстан язучылар берлегенең ярдәме зур була. Язучылар Зәки Нури, Мәхмүт Хөсәен, Риза Ишморат, Нәби Дәүли, Сөббух Рафыйков, Сибгат Хәким, Эдуард Касыймов, Разил Вәлиев, Вахит Имамов һәм башкаларның якыннан булышлыгын тойган яшь каләм ияләре ялкынланып иҗат итәләр, дистәләрчә китаплар чыгарып, укучыларның ихтирамын яулыйлар, татар әдәби мирасына үз өлешләрен кертәләр. «Әдәби Чаллы» җыентыгы шуңа бер мисал булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният