Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Күзләреңнән җемелдәшеп йолдызлар җиргә тамды...» (фото)

Ташкичү авылы китапханәсендә әдәбият елына багышланган әдәби кичә үтте. Кичәгә «Шатлык» клубы әгъзаләре җыелдылар. Бу юлы алар Чаллыда һәм Тукай районында яшәүчеләр, иҗат итүче шагыйрәләр белән танышты. Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова, Рәзинә Сәетгәрәева язган шигырьләре бөтен кешенең күңеленә хуш килде. Кичә дәвамында кунаклар язучыларның тормыш юлы, иҗаты һәм яңа чыккан...

Ташкичү авылы китапханәсендә әдәбият елына багышланган әдәби кичә үтте. Кичәгә «Шатлык» клубы әгъзаләре җыелдылар. Бу юлы алар Чаллыда һәм Тукай районында яшәүчеләр, иҗат итүче шагыйрәләр белән танышты.

Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова, Рәзинә Сәетгәрәева язган шигырьләре бөтен кешенең күңеленә хуш килде. Кичә дәвамында кунаклар язучыларның тормыш юлы, иҗаты һәм яңа чыккан китаплары белән таныштылар. Соңыннан һәр кеше үзе яраткан шигырьләрне укыды.

Әлфия Галимованың әнисе, Мәсһүдә апа, язган үзенчекле шигырьләр истә калды. Дания Вәҗиева яраткан язучысының шигырьләрен бик моңлы һәм сәнгатьле итеп укыды. Әдәби кичә нык күңелле һәм җылы үтте.

Мөхәммәтнәбиева С.Г. Ташкичү авылында китапханә мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев