Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Куадылылар “Карга боткасы” ашады

Куады авылы мәдәният йортында бик матур итеп "Карга боткасы" бәйрәме үткәрелде. Мондый чара авылда электән үк уздырылып килгән. Язның матур бер көнендә, каргалар җылы яктан кайткач, халык зур казан асып ботка пешергән. Ул көнне олысы-кечесе бергә бәйрәм иткән. Ботка пешерү өчен үсмерләр, балалар кичтән үк йортлар буйлап ярма, акмай, сөт,...

Куады авылы мәдәният йортында бик матур итеп "Карга боткасы" бәйрәме үткәрелде. Мондый чара авылда электән үк уздырылып килгән. Язның матур бер көнендә, каргалар җылы яктан кайткач, халык зур казан асып ботка пешергән. Ул көнне олысы-кечесе бергә бәйрәм иткән. Ботка пешерү өчен үсмерләр, балалар кичтән үк йортлар буйлап ярма, акмай, сөт, йомырка кебек ризыклар җыеп йөргәннәр. Ботканы Хәсәншин Мәрданша абыйның хатыны пешергән. Биш-алты чиләк сыешлы казанда пешкән ботка белән бар авыл сыйланган. Халыкның "йомырка тәгәрәтешле", "кузла" кебек яраткан уеннары уйналган. Көннәр коры торганда да шул казаннан файдаланганнар - анда яңгыр боткасы пешергәннәр. Авыл халкы шул зур казанны зурлап, ботка пешерелә торган урамга "Казан урамы" дип исем биргән.

Бу юлы да әби-бабайларның әлеге матур йоласына туры китереп мәдәният йорты ишегалдына зур казан асылды. Айдар Сөендеков - ботка, Фатыйма Таҗетдинова коймак пешерде. Авыл җирлеге ярдәме белән мул чәй өстәле әзерләнде. Җирлек башлыгы Хәсән Җәгъфәров халыкны бәйрәм белән котлады, матур теләкләрен җиткерде. Яңартылган матур сәхнәдә авыл яшьләре концерт куйды, балалар шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, төрле уеннар оештырылды. Өлкән апалар үз нәүбәтләрендә догалар кылып, илгә-көнгә бәрәкәтләр сорап, киләсе елларда да шундый матур бәйрәмнәр үткәрергә язсын иде дип теләделәр. Әлеге чараны оештыручыларга, башлап йөрүчеләргә авыл халкы бик рәхмәтле калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният йолаларыбыз йолалар