Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Круглое Поле мәдәният йорты “Энергетик“тан бер дә ким түгел

Өч мең ярымнан артык кеше яшәгән Круглое Поле поселогында территорияне төзекләндерү, матурлау, халыкка яшәү өчен уңай шартлар тудыру максатында соңгы вакытта шактый эшләр эшләнде. Шулай да поселок халкы өчен күпфункцияле яңа үзәк ачылу 2013 елның иң күңелле вакыйгасы булып истә калыр, мөгаен. Поселокның нәкъ үзәгендә урнашкан бу бина сишәмбе көнне...

Халык саны көннән-көн арта барган җирлектә социаль-мәдәни объектларның да тиешле югарылыкта булуы шарт, әлбәттә. Поселокны яңа мәдәният йортлы итү проблемасы да соңгы елларда җирлекнең көн кадагындагы бурычы булып торды. Һәм менә моннан ике ел элек, бәхеткә, республика авылларында клублар төзү буенча программа эшли башлады. Узган ел әлеге программа кысаларында Иске Җирекледә яңа мәдәният йорты куллануга тапшырылса, быел андый бәхет Круглое Поледа яшәүчеләргә елмайды.
Барлыгы 500 квадрат метрдан артык мәйданны биләгән бу бинаны төзү өчен республика бюджетыннан 11 млн 200 мең сум акча бүленгән. Әлеге суммага сыешмаган эшләргә район бюджетыннан 5 млн сум өлеш чыгарылган. Күпфункцияле үзәк дип аталган әлеге бинага быелның март аенда нигез салына башлаган иде. Төзелеш эшләрен тулысынча Илнар Гайсин җитәкчелегендәге "Евростиль" оешмасы башкарды. Су кертү, канализация үткәрү "Бәтке коммуналь челтәрләре" тарафыннан эшләнде. Газ үткәрү "Тукай җылылык һәм газ оешмасы"на һәм "Чаллыгаз" предприятиесенә төште. "Электр челтәрләре"нең райондагы бүлеге бинаның эчен яктыртты, тышкы яктан яктыртуны шәһәрнең "Горсвет" оешмасы башкарды. "Шәһәр яшелләндерү хуҗалыгы" мәдәният йорты яны территориясен төзекләндерде.
Күпфункцияле үзәкне ачу тантанасы символик лентаны кисүдән башланды. Әлеге мәртәбәле эш авыл җирлеге башлыгы Эльмира Низамиевага һәм Куйбышев тимер юлларының Идел-Кама регионы буенча баш инженеры Ринат Яруллинга йөкләнде. Аннары подряд эшләрен башкарган "Евростиль" оешмасының баш инженеры Мөҗәһит Нуриәхмәтов мәдәният йорты мөдире Флюра Шәриповага символик ачкычны тапшырды.
Тантананың рәсми өлешеннән соң халык үзәкнең эченә үтте. Ишектән керүгә үк матур, чиста һәм җылы фойега аяк басасың. Фельдшер-акушерлык пункты кергәч тә уң якта урнашкан. Аңа ике бүлмә бүленгән - пациентларны кабул итү һәм процедура бүлмәләре. Дөрес, медпунктка килүчеләр киләчәктә мәдәният йорты аша түгел, аерым ишектән йөриячәкләр. Моңа кадәр поселокның фельдшер-акушерлык пункты тимер юлчыларга хезмәт күрсәтә торган амбулаториянең бер өлешен биләгән булган. Ләкин, шунысын да әйтергә кирәк, ФАПның мәдәният йорты бинасында урнашуы бик үк уңайлы түгел. Шуңа күрә аны киләчәктә аерым бинага күчерү мәсьәләсе каралачак.
Ә мәдәният йортындагы уңайлыклар, чыннан да, күпләр көнләшерлек. Тамаша залы гына да 300 урынга исәпләнгән. Яр Чаллының 400 урынлы "Энергетик" мәдәният йортыннан бер дә ким түгел. Зәвыклылыгы һәм, әйтергә кирәк, энәдән-җептән генә төшкән җиһазлары белән хәтта аннан арттыра да. Шунда ук сәнгать җитәкчесе бүлмәсе һәм артистлар бүлмәсе урнашкан. Район күләмендәге күп чаралар киләчәктә нәкъ менә Круглое Поле мәдәният йортында үтәр дип планлаштырыла.
Күпфункцияле үзәк ачылу тантанасында район башлыгы Васил Хаҗиев һәм башка бик күп рәсми затлар катнашты. Васил Гарипович Круглое Поледа яшәүчеләрнең барысын да бу сөенечле вакыйга белән котлады. Эштән арып кайтканнан соң шушы мәдәният йортына килеп культуралы ял итү һәркемгә насыйп булуын теләде. Бу мәһабәт бинаны сафка бастыруда үзләреннән өлеш керткән оешма һәм предприятиеләргә, гомумән, һәркемгә рәхмәтен белдерде. Әлеге оешмаларның җитәкчеләре, төзелештә турыдан-туры катнашкан хезмәткәрләр аның кулыннан рәхмәт хатлары алды. Аннары поселокның һәм район авылларының үзешчән артистлары тамашачыларга үзләренең матур җырларын һәм биюләрен бүләк итте.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: культура мәдәният мәдәният йорты

2
X