Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Концертта йөз үзешчән катнашкан

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Кнәз авылы мәдәният йортында бәйрәм концерты оештырылды. Залның шыгрым тулы булуы да сөендермичә кала алмады. Иң беренчеләрдән булып, котлау сүзләре белән Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова чыгыш ясады. Аннары ул оста куллы авыл апаларына бүләкләр тапшырды. Аннан соң сүзне алган ветераннар советы рәисе Александр Волков...

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Кнәз авылы мәдәният йортында бәйрәм концерты оештырылды. Залның шыгрым тулы булуы да сөендермичә кала алмады. Иң беренчеләрдән булып, котлау сүзләре белән Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова чыгыш ясады. Аннары ул оста куллы авыл апаларына бүләкләр тапшырды. Аннан соң сүзне алган ветераннар советы рәисе Александр Волков барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, иминлек теләде.
Гүзәл затларыбызны үзенең чыгышлары белән «Лебёдушка» балалар бакчасы сабыйлары, Кнәз урта мәктәбе укучылары сөендерде. «Задоринки» балалар фольклор коллективы (җитәкчеләре Тамара Тузеева), «Русский звон» фольклор коллективы, «Шахерезада» шәрык студиясе хореография коллективы (Снежанна Пескова) һәм «Айбагыр» (Софья Габдуллина) керәшен ансамбле артистлары да асыл затларыбызга дип иң матур концерт номерларын бүләк иттеләр. Моңлы, җанга үтеп керерлек җырларын Ринат Хәйруллин, Әхәт белән Рәзинә Әитовлар, Регина Хәйруллина, Мария Пучинина, Сергей Захматов, Алина Габдуллина, Юрий Новокрещенов башкарды. Гитарада оста итеп Роман Глебов уйнады, ә Рузилә Мөхәммәтҗанова үзенчәлекле биюе белән таң калдырды.
Бәйрәмне ике телдә дә Раузалия Габдуллина белән Рәзинә Әитовалар алып барды. Барлыгы бәйрәм концертында 100дән артык үзешчән артист чыгыш ясады. Зал аларга гөрләтеп кул чапты, озак кына сәхнәдән җибәрми торды, дип хәбәр итте Кнәз авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев