Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Колыш Сабан туе күңелле узды

Кече авыл Сабан туеның үзенә бер яме бар. Чулман ярына сыенып, бик матур җиргә урнашкан кечкенә генә Колыш авылында да ул ел саен истә калырлык, күңелле уза. Гадәттә, аның көне дә тирә-күрше башка авылларныкы белән туры килмәслек итеп билгеләнә. Шуңа күрәдер дә халык күп җыела. Быел да нәкъ шулай булды.

Сабан туена җыелган халыкны муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев, Яр Чаллы шәһәре мэры Васил Шайхразиев, ТР Югары Суды рәисе Илдус Гыйләҗев, район суды рәисе Ринат Гайфетдинов һәм башкалар тәбрикләде. Шуннан соң җыр-биюле тамаша башланды. Җырчылар Фән Вәлиәхмәтов, Илдар Әхмәтов, Резедә Шәрәфиева, Равил Галиев, Илгизәр Мортазин, Алмаз Ишморатов һәм башкалар чыгыш ясады. Халык аларны яратып тыңлады.

Сабан туен оештыручылар - шушы авыл кияүләре, эшмәкәрләр бүләкләрне зурдан һәм күпләп әзерләгәннәр иде. Мәйданда Сабан туена хас барлык уеннар да уйналды. Аркан тартыштылар, капчык бәрештеләр, җепкә эленгән бүләкләрне кистеләр, авызга йомыркалы кашык кабып йөгерделәр.

Реклама

Көрәштә танылган батырлар Мөхәррәм Бикмөхәммәтов, Руслан Шәңгәрәев, Ришат Шәрипов һәм башкалар катнашты. Авыр үлчәү авырлыгында Түбән Кама шәһәренең 2011, 2012 еллардагы абсолют батыры Марат Мөхәммәтҗанов җиңде, 85 килограммга кадәр авырлыкта Роберт Шәрипов беренчелекне яулады.

Биредә хатын-кызлар арасында да көрәш ярышы узды. Анда Калмия авылыннан Айгөл Насыйбуллина җиңде, ул да тәкә һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй

2
X