Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Көлтә бәйрәме

Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе ел саен Көлтә бәйрәмен үткәрә. Быел да шушы күркәм гадәт буенча Иске Абдул һәм Мерәс авыллары уртасындагы яланда Көлтә бәйрәме шаулап узды.

Бәйрәмгә әзерлекне Иске Абдул һәм Мерәс авылы мәдәният йорты, авыл җирлеге хезмәткәрләре, әби-бабайлар башлап җибәрде. Әбиләр борынгы традиция буенча кичтән арыш басуына барып, көлтә бәйләделәр. Аларга бу эш ниндидер җиңеллек, яшәү дәрте өстәде. Ә икенче көнне күңелләрне дулкынландырган - комбайннар парады булды. Анда бару үзе бер зур бәйрәм: көлтәләр салынган атларга утырып, җырлап бару дисеңме, ул гармун сузып җибәрүләр...

Менә яланга якынлашабыз... Аның гүзәллеге күңелләргә пакьлек, якты нур иңдерә. Үзең дә сизмәстән, табигать-Ананы, бу гүзәллекне бар иткән Аллаһыга баш иясең. Әйе, нинди генә эш башласаң да, Аллаһыны олылап, "бисмиллаңны" әйтергә онытма диләр бит. Без дә, кылачак гамәлләребез изгеләрдән булсын дип, урып-җыю эшләренә керешер алдыннан, Мерәс имам-хатыйбы Илдархан Сәйфуллинның фатыйхасын алдык. Казан кунаклары, район җитәкчеләре, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе М. Сафин да авыл халкына киләчәктә зур уңышлар, бәрәкәтле тормыш теләде. Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Р. Сафина, механизаторларны котлап, изге теләкләрен җиткерде.

Реклама

Бәйрәм авыл үзешчәннәренең концерты белән дәвам итте. Халык рәхәтләнеп ял итте. Аннан барлык комбайннарны төзеклеген тикшерү ниятеннән эшләтеп карадылар. Соңыннан исә, эш беткәч, уйнарга ярый дигәндәй, мул әзерләнгән табын артына җыелыштык. Бәйрәмебез тагын да ямьләнә төште. Тырыш хезмәт ияләре - механизаторларыбызга премияләр, житез әбиләребезгә күчтәнәчләр тапшырылды. Бәйрәмнән барыбыз да бик канәгать калдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кљлтђ бђйрђме

2
X