Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Көлдек тә, еладык та

Күптән түгел Круглое Поле поселогының мәдәният йортында халык соравы буенча Рәшидә Җиһаншинаның «Улларым» мелодрамасы куелды. Спектакльне сәхнәләштереп, тамашачыларга тәкъдим итүдә Зилә Мөхәммәтҗанова тырышлыгы, көче зур булды.

Әлеге әсәр сәхнәдә икенче тапкыр куелуына карамастан, зал халык белән шыгрым тулды, күрше авыл халкы да авырсынып тормаган, күңелле тамашага килгән иде. Спектакльне караган чакта, хәйран калып утырдык. Рольләрдә чын артистлар уйный диярсең! Тамашачыларга аеруча Мәрьямбану ролендә Энҗе Бәдретдинова, Әхмәт ролен башкаручы Рәшит Габдуллиннарның уйнавы күңелгә бик хуш килде. Аларны сәхнәдә үскән дими мөмкин түгел. Ә Круглое Поле урта мәктәбенең математика укытучысы Саимә Ибраһимова иркә хатын ролен шундый оста башкарды, аны белмәгән кеше, аның шундый булуына чыннан да ышаныр иде. Югыйсә тормышта ул үзе бөтен кеше көен көйләп йөри, һәркемгә бары якты йөз күрсәтә. Афәрин! Мөхәммәтҗан ролен Әдибә Садыйкова башкарды. Автор тәкъдим иткән образны ул халыкка искиткеч күңелле, үтемле итеп бирә белде. Хатыны Гөлбикә (Оксана Пекина) белән сәхнәгә чыгуга халык көлде, яратып кул чапты. Сөембикә ролен мәдәният йортының директоры Флүрә Шәрипова уйнады. Бу образда горурлык та, татар хатын-кызларына гына хас булган тыйнаклык та бар иде. Валентина Ивановна ролен Әлфия Әхмәтҗанова уйнады. Аны чыннан да сугышта катнашкан, хәзерге вакытта сугышчан дусларын барлап йөрүче ветеран итеп кабул итәсең. Мәрьямбануның бәләкәйдән карап үстергән улы Кәрим ролен Миндар Шәвәлиев уйнады. Кәләш эзләп килгән 0049 абоненты Рәшит ролен Җәүдәт Сәлимов бик оста башкарды. Спектакльдә катнашучылар барысы да үз рольләрен бик тә оста, тамашачының күңеленә үтеп керердәй итеп башкардылар. Без күз яшьләре аша көлдек тә, еладык та, хис-тойгылар бик югары ноктада булды. Үзешчән артистларыбызга барлык тамашычылар исеменнән олы рәхмәтебезне белдереп, аларга бары иҗади уңышлар гына телибез, дип матур хат юллаган Круглое Поле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия Вәгыйзова.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният елы

2
X