Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кнәз фермасында концерт үтте

Халыкта ипи белән сөт булса, җыр да булачак дип юкка гына әйтмиләр. Ләкин ипи үстерү һәм сөт булдыру өчен зур тырышлык күрсәтергә кирәк. Шуның өчен дә игенчеләрнең һәм терлекчеләрнең эше абруйлы санала. Әлеге һөнәр ияләренең концерт-театрларны карарга һич вакытлары юк. Шуңа да Кнәз мәдәният йортының «Объектив» агитбригадасы ферма эшчеләре алдында...

Халыкта ипи белән сөт булса, җыр да булачак дип юкка гына әйтмиләр. Ләкин ипи үстерү һәм сөт булдыру өчен зур тырышлык күрсәтергә кирәк. Шуның өчен дә игенчеләрнең һәм терлекчеләрнең эше абруйлы санала. Әлеге һөнәр ияләренең концерт-театрларны карарга һич вакытлары юк. Шуңа да Кнәз мәдәният йортының «Объектив» агитбригадасы ферма эшчеләре алдында концерт программасы белән чыгыш ясады. Фермада бу көнне моңлы җырлар, дәртле биюләр һәм гармун тавышы тынып тормады. Терлекчеләр бигрәк тә Рәзинә белән Әхәт Әетовларның, Тамара Багаеваның, Мәдинә Сабированың җырларын, авыл йолдызы Сергей Захматовның баянда уйнавын мөкиббән китеп тыңладылар. Әхәт Әетов татар халык көйләрен сыздырып җибәргәч, терлекчеләр бии башладылар. Биюләр, күңелгә үтеп керерлек җырлар, кызыклы такмаклар ферма эшчәннәренең күңеленә хуш килде. Терлекчеләр оештырылган концерт тамашасыннан бик канәгать булып артистларны тагын чакырып калдылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X