Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кемдә нәрсә, бездә – «Бәрмәнчек»

Күптән түгел көзнең моңсу көннәренә ямь өстәп, шаулатып өлкәннәр ункөнлеге узып китте. Һәм күп тә үтмәде Иске Җирекле авылының «Дуслык» үзәге Казаннан концерт-тамаша белән килгән кадерле кунакларны кабул итте. Татарстан Республикасының «Бәрмәнчек» дәүләт керәшен фольклор ансамбле ул көнне искеҗиреклеләрне чын-чынлап таң калдырды. Коллективта барлыгы 28 артист, шуларның 27се - яшь...

Күптән түгел көзнең моңсу көннәренә ямь өстәп, шаулатып өлкәннәр ункөнлеге узып китте. Һәм күп тә үтмәде Иске Җирекле авылының «Дуслык» үзәге Казаннан концерт-тамаша белән килгән кадерле кунакларны кабул итте.
Татарстан Республикасының «Бәрмәнчек» дәүләт керәшен фольклор ансамбле ул көнне искеҗиреклеләрне чын-чынлап таң калдырды. Коллективта барлыгы 28 артист, шуларның 27се - яшь җырчы-биючеләр. Коллективның җитәкчесе - ачык, мөлаем йөзле, гаҗәеп талантлы Эльмира Кашапова.
Мәртәбәле кунакларның җырлары да, биюләре дә, халкыбызның борынгы йолаларын сәхнәләштерүләре дә, гомумән, үз-үзләрен тотышлары, ул киемнәре - барысы да искиткеч булды. Аерым сүз итеп оркестр турында да әйтеп үтәргә кирәк. Ике сәгать дәвамында гармун, курай һәм башка музыка коралларының моңнарын ишетү җанга үзе бер дәва булды.
Иске Җирекле халкы көндәлек мәшәкатьләреннән аерылып, рәхәтләнеп ял итеп, артистларга җылы алкышлар бүләк итеп, илһамланып өйләренә таралыштылар, дип хәбәр итте авылның «Дуслык» үзәге директоры Гөлназ Зарипова.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният

2
X