Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Картаямени соң йөрәк

Бу көннәрдә ветераннар арасында "Балкыш - 2013" республика фестиваленең район сайлап алу туры тәмамланды. Йомгаклау концерты Теләнче Тамак мәдәният йортында узды.

Ветераннарның быелгы "Балкыш" фестивале "Картаймый әле күңел" шигаре астында узды. Ул Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршылауга багышланган иде. Фестивальдә 55-78 яшьлек ветераннар һәм пенсионерлар җыр, бию һәм башка концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Катнашучылар өлкән яшьтә булуларына карамастан, аларның сәхнәдә үзләрен иркен торулары, дәртләнеп биюләре, җырлары сокландырды.

Күпне күргән бу буынның күңел көрлеге, рух ныклыгы күңелдә җылы хисләр уятты. Ветераннарның сәхнә киемнәре башкара торган номерларга тәңгәл иде. Түбән Суыксу, Борды, Иске Абдул авыллары фестиваль өчен махсус костюмнар тектергәннәр.

- Мондый фестивальләр кирәк. Алар өлкән буын кешеләренә яшәргә көч, дәрт бирә. Быелгы фестивальдә 350ләп кеше катнашты. Менә бит күпме кеше үзенең сәхнәгә сәләтен күрсәтте. Бу зур нәрсә, - диде район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Гөлфидә Гыйниятуллина. - Концертны оештыруда район хакимиятенең ярдәме зур булды. Район мәдәният булеге, ветераннар советлары, инвалидлар оешмалары, авыл җирлекләре башлыкларына да зур рәхмәт".

Йомгаклау фестивалендә җиңүчеләр Яр Чаллыда үтәчәк зона концертында катнашачак. Анда республикабыздан тагын Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Сарман районнарыннан һәм Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәреннән финалга чыгучылар киләчәк.

Тукай районында ветераннар фольклор коллективлары

Авыл җирлеге

Фольклор коллективлары

Кече Шилнә

"Сударушка" (1975)

Биклән

"Хәтфә" (1980)

Борды

"Борды" (1985)

Бәтке

"Ладушка" (1986)

Калмаш

"Сәйлән" (2009)

Круглое Поле

"Полюшко" (2012)

Калмия

"Киңәш"

Иске Абдул

"Аулак Өй"

Түбән Суыксу

"Яшь йөрәкләр" (2012)

(Мәгълүматлар район мәдәният бүлегеннән алынды)

Рәшидә Егорова Түбән Суыксу мәдәният йорты директоры: "Безнең "Яшь йөрәкләр" ансамбленең эшли башлаганына бер ел гына була әле. Әлбәттә, фестивальгә әзерләнгәндә репетицияләргә озак йөрдек. Фестивальдә катнашыр өчен авыл җирлеге башлыгы Хәсән Җәгъфәров булышлыгы белән артистларга костюмнар тектердек. Концертта без матур яшел күлмәкләрдә чыгыш ясадык. Ансамблебезнең иң өлкән катнашучысына 72 яшь. Ләкин моңа карамастан, ул әле яшьләр кебек җырлый һәм гел кутәренке рухта булырга тырыша. Түбән Суыксуның "Яшь йөрәкләр" ансамбле - авылыбыз горурлыгы".

Вера Рамазанова Борды мәдәният йорты хезмәткәре: "Минем уйлавымча, фестиваль яхшы оештырылды. Үзебез дә концертка җаваплы карадык. Без, өлкән буын, һәрбер вак-төяккә игътибар иткәч, репетициядән соң гына кайта идек. Ә концертка килгәндә инде, без зона этабына үткәнбез. Хәзер тагын ныклап әзерләнеп, Казанда үтәчәк "Балкыш" фестиваленең финалына эләгергә тырышачакбыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният