Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Каләменең карасы кипмәсен

Редакциябездә бүген күңелле вакыйга - коллегабыз, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, шагыйрә Рәзинә Мәсгуть кызы Насыйбуллинаның туган көне - күркәм юбилее. Без аны ихлас күңелдән, иң изге теләкләр белән гомер бәйрәме белән котлыйбыз. "Якты юл" газетасында хезмәт юлын корректор булып башлады, тәрҗемәче, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, редактор урынбасары булып эшләде. "Якты...

Редакциябездә бүген күңелле вакыйга - коллегабыз, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, шагыйрә Рәзинә Мәсгуть кызы Насыйбуллинаның туган көне - күркәм юбилее. Без аны ихлас күңелдән, иң изге теләкләр белән гомер бәйрәме белән котлыйбыз. "Якты юл" газетасында хезмәт юлын корректор булып башлады, тәрҗемәче, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, редактор урынбасары булып эшләде.

"Якты юл" газетасы моннан 37 ел элек төбәгебездә саф татар телендә чыга торган бердәнбер газета иде. Ул беренче көннәреннән үк язучыларны, каләм тибрәтүче яшьләрне үзенә тартты. Бик күп талантларны ачты, Аллаһы Тәгалә биргән сәләтне әле бөредә генә булган янар йөрәкле каләм ияләренә очар канатлар бирде, рухи таяныч, аларның иҗатын ныгыту мәйданы, илһам бирүче терәк булды.

Рәзинә Мәсгуть кызының да каләме шул елларда чарланды. Мәктәп елларыннан бирле шигырьләр язса да, ул журналистикага, шигьрияткә бераз соңарып килде. Башта университет тәмамлады, гаилә корды, бер-бер артлы дөньяга килгән өч нарасыен үстерде. Улы КамАЗ заводына көйләүче итеп урнашып, кызлары мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, югары уку йортына киткәч, ул җиңнәрен сызганып, ашкынып иҗат итә башлады.

"Якты юл" газетасында аның авыл тормышының төрле проблемаларын күтәргән, авыл хуҗалыгын тамырына төшенеп язган саллы-саллы язмалары, кеше турындагы зарисовка, очерклары һәм тирән лирика белән сугарылган, тетрәндергеч хис-тойгыларга бай шигырьләре, хикәяләре, юморескалары әледән-әле басылып торды. Газетабыз аның өчен чын иҗат мәйданы булды, ә без коллегабызның беренче укучылары, бәяләүчеләре идек.

Тора-бара аның шигырьләре үз укучыларын тапты, композиторлар аның сүзләренә көйләр иҗат итте. Һәм аларның күбесе популяр җырчылар башкаруында хитка әверелде.

Рәзинә Мәсгуть кызы ямьле Ык буендагы җиләкле болыннар мохитында, Игәт таулары итәгенә сыенып утырган Чебенле авылында туып-үскән, Күзкәй урта мәктәбен тәмамлаган. Кыскасы, үз районыбыз кызы. Шуңа күрә дә бездән китеп, байтак еллар "Чаллы-ТВ" телерадиокомпаниясендә эшләгәннән соң, ул кабат 20 ел гомерен багышлаган районыбыз газетасына кайтты. Һәм ашкынып иҗат итә. 2005 елда аның халык арасында бик тиз таралып беткән "Әрем исе" дигән шигырьләр һәм хикәяләр җыентыгы дөнья күргән иде. Бүгенге көндә Рәзинәбез саллы гына икенче җыентыгын бастыруга әзерләп бетереп килә. Журналистикадагы тырыш хезмәте, иҗаты, югары бәяләнде - аңа "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелде.

Без, "Якты юл" редакциясе коллективы, Рәзинә Мәсгутовнаны юбилее белән тәбриклибез, сәламәтлек, гаиләсендә тигез тормыш, иминлек, иҗат уңышлары, балалары, килене, кияүләре һәм оныгының бәхетләренә куанып, ире Илдарның кадер-хөрмәтенә уралып, иҗатта янып, бәхетле булып яшәвен телибез.

Рәзинә Насыйбуллина

Бер фасылдан
икенчегә күчәм,
димәк, яшим...

Гомер - мизгел. Тормыш үзәненнән
Үтүләре ай-һай тиз икән,
Үтеп киткәч, сагынып сөйләр өчен
Түмгәгенә кадәр үз икән.

Шул түмгәкләр аша оча хәтер
Сабый булган татлы чакларга,
Яланнарның ефәк келәмендә
Тәгәрәшеп бәбкә сакларга.

Әле дә истә:
Тузганаклы ялан куенында
Чалт кояшлы матур яз иде.
Чыклы иртәләрнең һәр сулышы,
Һәр мизгеле саен наз иде.

Язны җәйләр, көзләр алыштырды,
Без дә үстек, җиттек, өлгердек.
Кыңгыраулы мәктәп елларыннан
Тормыш дигән Юлга йөгердек.

Олы юлның тузаны күп булды,
Төрле яклап язмыш сынады,
Тик 50нче еллар балалары
Ныклы булды, түзде, сынмады.

Сикәлтәдә очып төшмәс өчен
Ашкынулы Заман атыннан,
Чытырмандай ябышып, янып-пешеп
Күпме чаптык еллар артыннан!

Яшьлегебез китмәс кебек иде.
Без кавышкан Юллар чатыннан,
Тальян моңлы кичке уеннарда
Вәгъдәләшеп биргән антыннан

Чикмәс кебек иде. Вакыт - мизгел.
Үз хәстәре аның, үз җае.
Кайчан гына шаулап үтте язы,
Кай арада китте соң җәе?!

Фасылларны куып гомер чаба,
Үтеп бара инде көзләр дә,
Ачы җилдә соңгы яфракларның
Ирексезләп җаны өзелә...

Тик мин яфрак түгел. Йолкынсам да,
Шушы сукмагымнан тайпылмам.
Туктап калмас өчен җан тырмашып,
Үҗәтләнеп алга талпынам.

Шул талпыну белән янып яшим,
Сөенеп керәм гомер кышыма
Юллар җайсыз, әни, таярсың дип,
Балаларым чыккан каршыма...

Мин шундый

Мин турыдан йөрим гомерем буе,
Эзләгән юк урау юл җаен.
Ярашырга тырышып, койрык болгап,
Йөри алмыйм, бөгелеп чат саен.

Хөсетлекне сөймим, кача-поса
Гайбәт сөйләгәнне яратмыйм.
Көн үтсенгә йөреп, вакыт сатмыйм,
Яратмаган өчен җан атмыйм.

Ясалма елмаю киеп куйган
Икейөзлеләрне күралмыйм,
Игелек өчен түгел, исем өчен
Йөргәннәрне кабул италмыйм.

Кара эчле, үчле көнчеләрне
Сабый чактан сөймим, чирканам,
Нәфрәтем кабара, ялгыш очрап,
Эндәшсәләр, читкә тайпылам.

Күңелем чиста, тик булмаган керне
Эзләсәләр, дәшми калалмыйм
Йөзем ертып, каты бәрелсәләр,
Нахак рәнҗетсәләр, түзалмыйм.

Дуслар хыянәтен кичералмыйм,
Тик дәгъвалашып йөрмим, сер бирмим,
Авызым тулы кара кан булса да,
Түзәм барыбер, читкә төкермим.

Хәер, күп нәрсәне гафу итеп була,
Ишетмәскә, дәшми калырга.
Тик мин-минлек, сансыз тәкәбберлек
Мине чыгырымнан чыгара.

Тыныч кала алмыйм, янәшәмдә
Бер көчсезне кемдер рәнҗетсә,
Ятим-гарипләрдән йөз чөереп,
Кимсендереп, авыр сүз әйтсә:

Мин давылдай кайнап күтәреләм,
Андый чакта усал, гаярь мин,
Тик усаллык, нәфрәт белән түгел
акыллы сүз белән җиңәрмен.

Яшәеш кануным-намуслылык
Итагатьлелек һәм мәрхәмәт.
Язмыш кыерсыткан тик берәүнең
Җанын җылыталсам, шул бәхет.

Мәхәббәттә дә бик талымчан мин,
Ярым-йорты хискә туялмыйм.
Мин булырга тиеш тик бердәнбер,
Бер кабымлык сөю булалмыйм.

Мин үзем дә бердәнберем өчен
Утка керәм, суга сикерәм,
Сүнеп барган чакта, сулышына
Сулышымны кушып, җан өрәм.

Шулай яшәгәнгә бәхетле мин,
Йөзем якты дуслар алдында,
Кеше булып яшәү горурлыгы
Ул җанымда минем, канымда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният иќат