Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кабатланмас туган ягым минем

Ильбухтино авылында күп еллар буе туган як тарихын өйрәнүче Сергей Морозовның шәхси туган як тарихы музеенда мәдәният елына багышланган кызыклы чара үтте. Үзенчәлекле кичәне дә әлеге музейның рухына туры китереп, «Кабатланмас туган ягым минем» дип атаганнар. Авыл тарихы белән бәйле күп нәрсәләр вәгъдә иткәнгәме, җирле музейга яше-карты җыелган иде. Кызыксынган...

Музейның беренче катында - борынгы заманнарда авылда кулланылган көнкүреш әйберләре, күп еллар буе сакланып саргайган документлар, фотолар.
Музейда сәяхәт вакытында туган якны өйрәнүче С. Морозов авылга нигез салу, аның исеме белән бәйле сорауларга җавап бирә барды.
Арада Олы Шилнә китапханәсе мөдире оештырган «Нәфис сүз осталары» түгәрәгенә йөрүчеләр Н. Журавлева шигырьләрен сөйләделәр. Кунакларга нәсел чишмәләре Ильбухтино авылында башланган бертуган Сенченковларның чыгышы аеруча ошады. Механик патефонда узган гасырның популяр җырчысы Вадим Козин башкарган җырлар язылган тәлинкәне әйләндерү, андагы җырлар хәзерге югары технологияләр кырында үскән балаларда зур кызыксыну уятты.
Музей мохите, ничектер, күңелне кузгата. Аның бай материаллары оста урнаштырылган, экспозицияләр эзлекле рәвештә авыл, мәктәп, авыл хуҗалыгы сәнәгате, мәдәният учаклары булган клуб һәм китапханәләрдә элек үткәрелгән чаралар турында сөйли. Сүз уңаенда, быел Ильбухтино китапханәсенә - 104, мәктәпкә - 147, авылга нигез салынуга 364 ел тула. Рус-япон сугышында катнашкан (быел сугыш башлануга 100 ел тула) сугышчы авылдашларның фотолары шулкадәр кадерле истәлек. Саргайган ул фотоларда - бабаларыбыз, аларның сынаулы карашлары.
Музейның икенче катында А4 форматында С. Морозовның фотокүргәзмәсе белән танышырга була. Ул да гади генә фотостенд түгел, аларда да - тарихи мизгелләр, таныш чалымнар. Биредә үк бүгенге чара темасына багышлап балалар ясаган рәсемнәр күргәзмәсе. Аңа өстәмә итеп китапханәдә сакланган, С. Морозовның шәхси архивындагы туган як тарихына багышланган китаплар куелган. Рәссамнарның Ильбухтино авылы табигатен, күренешләрен чагылдырган картиналары да бик урынлы куелган монда.
Ахырдан рәсем конкурсына йомгак ясалды. Беренче урында - VIII сыйныф укучысы Ангелина Шишкина, икенчедә - VII сыйныф укучысы Анастасия Ленина, өченче урында II сыйныф укучысы Эвелина Журавлева. Аларга Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итте авылның китапханәчесе Татьяна Морозова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният