Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иштирәк сәхнәсен «Балкыш» өлкәннәре гөрләтте

Иштирәк авылы мәдәният йортында пенсионерларның «Балкыш» фестивале үтте. Анда ун әбиебез һәм ике бабаебыз катнаштылар. Концерт кыска гына вакыт эчендә оештырылса да, халык һәр номерны яратып кабул итте. Кичәне авылыбызның хөрмәткә лаек укытучылары Венера Хәертдинова белән Земфира Гарифуллина алып бардылар.

Бисмилласын әйтеп, иң беренче Зөбәрҗәт Ногманова мөнәҗәт көйләде. Аннары өлкәннәр барысы бергә күмәк җыр башкардылар. Аларны озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Рима Ризатдинова оештырды. Чит җирләрдә гомер иткән, хәзер Иштирәктә яшәүче Сания Мекебаева татар халык биюен башкарды. Тәзкирә Вәлиәхмәтова исә бишенче сыйныфта биегән башкорт биюен яңартты. Рауза Шәйфетдинова матрос биюен башкарып, күңелләрне җилкетте. Камил Мәүләвиев концертны үзенең баян моңы белән баетты.
Мартыштан килгән ирле-хатынлы Анастасия һәм Михаил Самойловлар авыллары белән саубуллашу шигырен укып, үзәкләрне өзделәр. Иштирәк шагыйрәләре Асия Метшина белән Зөбәрҗәт Ногманова шигырь юллары аша әнкәйләргә мәдхия укыдылар.
Авылның ветераннар советы рәисе Илдус Җиһангиров кичәдә күңелләргә үтеп керерлек итеп «Сибелә чәчем» җырын башкарды. Район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина аңа тырыш хезмәте өчен район башлыгы исеменнән рәхмәт хаты да тапшырды.
Мартыш авылыннан Гусенниковлар һәм Сорокиннар бәйрәмгә күчтәнәч итеп бөккән пешергәннәр иде, ә Иштирәктән Мәүлидә Хадеева тәмле коймаклары белән сөендерде. Гомумән, һәр катнашучы бу очрашуга тәмле ризыгын, шуның өстенә, кул эшләрен дә алып килгән иде. Бәйрәмне оештырырга Резедә Туктарова акчалата ярдәм күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният елы