Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иң яхшы китапханәләрне билгеләделәр

Кичә район хакимиятендә үткән мәдәният хезмәткәрләренең киңәйтелгән киңәшмәсендә "Елның иң яхшы китапханәсе" бәйгесенә йомгак ясалды. Әлеге бәйге китапханәче һөнәренең абруен күтәрү, иң яхшы һәм иҗади эшләүче китапханәчеләрне ачыклауны күздә тота. Район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Гөлүсә Фахруллинаның әйтүенә караганда, һөнәр осталары китапханәләренең бизәлеше, эшне оештыруга иҗади мөнәсәбәт, китап укучыларның фикерләреннән...

Кичә район хакимиятендә үткән мәдәният хезмәткәрләренең киңәйтелгән киңәшмәсендә "Елның иң яхшы китапханәсе" бәйгесенә йомгак ясалды. Әлеге бәйге китапханәче һөнәренең абруен күтәрү, иң яхшы һәм иҗади эшләүче китапханәчеләрне ачыклауны күздә тота. Район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Гөлүсә Фахруллинаның әйтүенә караганда, һөнәр осталары китапханәләренең бизәлеше, эшне оештыруга иҗади мөнәсәбәт, китап укучыларның фикерләреннән чыгып билгеләнде. Шул рәвешле, 2012 ел нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы китапханә" исеменә Бәтке китапханәсе (китапханәчесе Галина Лысанова) һәм Кече Шилнә китапханәсе (китапханәчесе Илсөяр Крапивина) лаек дип табылды. "Мәдәни чаралар үткәрү буенча иң яхшы" дип Күзкәй (Тәнзилә Шәйхнурова) һәм Комсомолец (китапханәче Тамара Лобова), "Халыкка иң яхшы китапханә хезмәте күрсәтүче" номинациясендә Круглое Поле һәм Иштирәк китапханәләре (Гөлсинә Габдрахманова һәм Алия Закирова) җиңде. Җиңүчеләргә махсус дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният китапханђ