Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Хикмәтле хикмәтләре” спектаклен куйдылар

Биклән авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театры артистлары күптән түгел авыл халкына Луиза Вәлиди иҗат иткән "Хикмәтле хикмәтләре" дигән комедияне тәкъдим иттеләр. Илнар Абдуллин, Розалия Гәрәева, Илдус Абдуллин, Фәния Абдуллина кебек шактый чарланган артистлар белән бергә спектакльдә мәктәп укучылары да уйнадылар. Фәнил Әхмәтшин Шамил ролен, Айназ Әхмәтҗанова -...

Биклән авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театры артистлары күптән түгел авыл халкына Луиза Вәлиди иҗат иткән "Хикмәтле хикмәтләре" дигән комедияне тәкъдим иттеләр.

Илнар Абдуллин, Розалия Гәрәева, Илдус Абдуллин, Фәния Абдуллина кебек шактый чарланган артистлар белән бергә спектакльдә мәктәп укучылары да уйнадылар. Фәнил Әхмәтшин Шамил ролен, Айназ Әхмәтҗанова - Ралия, Айнур Сөләйманов эшмәкәр Фазыл ролен бик оста итеп башкардылар. Әсәрне сәхнәгә режиссер Илдус Абдуллин куйды.

Шулай ук Бикләндә режиссер Альберт Сәхәбетдинов җитәкчелегендә балалар театр студиясе дә эшләп килә. Әлеге коллектив Актанышта республикакүләм балалар театр конкурсында катнашачак, дип хәбәр итә мәдәният йорты директоры Розалия Гәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният спектакль