Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Фронт хатлары һәм язмышлар

Хәрби журналист, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Могыйнов соңгы елларда төрле архивларда актарынып, исән-сау сугыш ветераннары, аларның туганнары белән очрашып, Ватан сугышының җанлы документлары - солдат хатларын җыю белән шөгыльләнә.

Ул бу җаваплы һәм изге эшне чын күңеленнән яратып, зур төгәллек һәм тырышлык белән башкара. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан "Сез ки газизләр..." дигән солдат хатларының беренче җыентыгын чыгарган иде. Шуннан соң эшне дәвам итүен сорап, күп кенә хатлар алды. Автор үзе әйткәнчә, "Солдат хатларын киләчәк буыннар өчен саклап кала алсак, батыр якташларыбызга бу бер һәйкәл булыр иде". Шушы олы максатны күздә тотып, Рафис Могыйнов даими эзләнә, вакыт узу белән хәрефләре танымаслык хәлгә килгән, саргаеп таушалган хатларны таба. Зурайткыч тыяла аша гарәп, латин, кириллица хәрефләре белән ут эченнән ашык-пошык язылган хат-хәбәрләрне, сугышның дәһшәтен, хат ияләренең туган илгә бирелгәнлек хисен киң җәмәгатьчелеккә җиткерә.
Шушы көннәрдә
Р. Могыйновның беренче китабының дәвамы буларак "Хатларында дары исе" дигән икенче җыентыгы дөнья күрде. Язучы Мансур Сафин үзенең кереш сүзендә меңнәрчә батырларның сугыш кырыннан язган хатларын эзләүдә фидакарьләрчә эшләүче авторга рәхмәт хисләрен юллый һәм "Фронт хатлары" дигән шигырен багышлый. «Фронт хатлары... Сагыш тулы хатлар... Әл дә алар Куыра күңелне», - дип яза шагыйрь. Китапта байтак фронтовик райондашларыбызның хатлары һәм рәсемнәре урын алган. Политрук Солтан Шәйхразиевның Күктәк-Мирсәет авылында шәфкать туташы булып эшләүче хатыны Фәһимәгә язган бердәнбер хаты күңелне айкый. Калмиядән Хаҗа ага Шакиров, Бордыбаштан Гали Миңнеханов, Хуҗидан Гатүф Әхмәдиев, кызыл Чаллыдан Алексей Забродинның фронт хатларында ил һәм гаилә язмышы турында уйлашулар ярылып ята. Политрук Солтан Шәйхразиев разведчиклар төркемен гитлерчылардан тоткарлап, дошман камалышында граната белән дистәләрчә исемең солдатын шартлата, үзе каты ярадан госпитальдә җан бирә. Һәр хатның иясе сугышта җиңү өчен башын салаган. "Хатларында дары исе..." дигән китабы сугыш кырларында һәлак булган сугышчылар рухына дога булып барсын. Ул һәркемне уяу булырга кисәтә. Һәм бу китап сугыш батырларына мәңгелек истәлек! Авторга тынгысыз эшендә уңышлар һәм ачышлар насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев