Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Энҗе чәчтем – энҗе җыям”

Халкыбыз тырышып хезмәт иткән, моңланган чагында җыр сузган, кичке уеннарда, аулак өйләрдә, бәйрәмнәрдә җырлы-биюле уеннар уйнаган, шаян сүз сөйләп күңелен күтәргән, гыйбрәтле хәлләргә багышлап бәетләр язган, мөнәҗәтләр иҗат иткән.

7 декабрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә ерак буыннардан килгән борынгы хәзинәбезне саклап калу, татар халык иҗаты аша яшьләрдә ата-ана хакы, туган илгә мәхәббәт, ватанга тугрылык төшенчәләрен тирәнәйтеп, миһербанлылык, кешелеклелек, гаделлек сыйфатларын тәрбияләү максатыннан бәетләр һәм мөнәҗәтләр кичәсе үткәрелде.

Бу кичәне китапханәче Алсу Гарипова ачып җибәрде. Ул мөнәҗәтләр шактый борынгы заманнардан үк татар язма әдәбиятының һәм халык иҗатының үзенчәлекле жанры булып формалашуы, аның килеп чыгуы һәм таралуы турында сөйләде. Бу кичәгә китапханәдә "Энҗе чәчтем - энҗе җыям" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Кичәнең эчтәлеген тулыландырып халкыбызның мәшһүр җырчылары Зөһрә Сәхәбиева, Гөлзада Сафиуллиналар башкаруындагы мөнәҗәтләр язылган дискларны бирелеп тыңладык.

Реклама

Аннан соң сүзне авылыбыз таланты, клуб мөдире Зилә Низамова алды. Ул йөрәк түреннән чыккан бәетләрне үзәкләрне өзәрлек итеп укыды. Кичәгә кунак итеп чакырылган Гөлҗәннәт Арсланова, Гөлсинә Закирова, Кафия Яббаровалар халык иҗаты хәзинәсендәге мөнәҗәтләрне, бәетләрне матур итеп укыдылар.

Кичә мул итеп әзерләнгән бәйрәм табыны артында дәвам итте. Бу чараны истә калырлык итеп оештырган мәдәният хезмәткәрләре Алсу Гарипова, Зилә Низамоваларга чакырылган кунаклар исеменнән зур рәхмәт әйтеп таралышты өлкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният милли ќђњџђрлђр