Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чулпан Зөһрә Сәхәбиева кулыннан диплом алды

Сарманда Зөһрә Сәхәбиева исемендәге төбәкара татар җыры һәм фольклор фестивале үтте. Аны ТР Мәдәният министрлыгының традицион культураны үстерү республика үзәге ярдәме белән Сарман районы башкарма комитеты оештырды.

Әлеге фестивальнең максаты - татар халкының милли җырларын яңарту, рухи һәм әхлакый әһәмиятен күрсәтү, татар җыр иҗатын популярлаштыру. Бәйгедә бик күп талантлы башкаручылар көч сынашты. Безнең районнан балалар сәнгать мәктәбенең Мус. Завод авылындагы филиалы укучысы Чулпан Сафина катнашты һәм икенче дәрәҗә дипломга ия булды.

Чулпан - Иске Абдул кызы һәм туган авылы мәктәбенең сигезенче сыйныфында белем ала. Җырга һәвәс кыз моннан өч ел элек район балалар сәнгать мәктәбенең Мус. Завод авылындагы филиалына килә. Бүгенге көндә инде уңышлары да юк түгел. Ул берничә тапкыр "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә, ел саен "Балкыш"та катнаша, Сәйдәшев исемендәге фестиваль лауреаты булды. Үзенең уңышлары өчен Чулпан вокал җитәкчесе - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфикъ Дәминовка бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль