Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Борды мәдәният йортында Яз бәйрәме

Табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы кысаларында Борды авылы мәдәният йортында 4 апрель көнне яз килүгә багышланган бәйрәм-тамаша үткәрелде. Кичә бик эчтәлекле булды, нинди генә сәхнә геройлары катнашмады, табигатькә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләүдә бик үтемле чара булды. Матур болынны хәтерләткән сәхнәгә "Исәнме, Яз-матур!" дигән сүзләр язылган. Менә болынга бер-бер...

Табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы кысаларында Борды авылы мәдәният йортында 4 апрель көнне яз килүгә багышланган бәйрәм-тамаша үткәрелде. Кичә бик эчтәлекле булды, нинди генә сәхнә геройлары катнашмады, табигатькә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләүдә бик үтемле чара булды.

Матур болынны хәтерләткән сәхнәгә "Исәнме, Яз-матур!" дигән сүзләр язылган. Менә болынга бер-бер артлы балалар-кунаклар керде. Аларны исә Яз-матур каршы алды. Балалар җирне, суны, табигатьне зурлап җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, төрле кызыклы такмазалар, әйтемнәр белән тамашачыларны сәламләделәр. Аннары бу матур күренешкә "каргалар", башка "кошлар" килеп кушылдылар. Балалар канатлы дусларын үз яннарына чакырып алдылар. Ә Яз-матур кошларның табигатькә файдалары турында сөйләде.

Менә ләйсән яңгыр ява башлады. Бу күренеш җыр-бию белән сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Яңгырдан соң сәхнәдә Кояш кызы пәйда булды.

Карга боткасы "пешерү" дә бик кызыклы узды. Урам буйлап җырлап әби-бабайлардан ризык җыеп йөрү күрешенә сизмәстән тамашачылар да кушылды.

Аннары сәхнәгә Урман иясе чыкты. Ул Җир-суны саклау темасы буенча блиц-турнир үткәрде. Урман җәнлекләре җибәргән күчтәнәчләр белән балаларны, залдагы тамашачыларны сыйлады.

Рольләрне бик оста итеп балалар Гүзәл Зарифуллина, Алина Мансурова, Диана Чернова, Алена Зарифуллина, Айнур Фәйзуллин, Эльвина Мөхәммәтшина, Вика Васильева, Настя Корнилова, Нина Касакина, Зәринә Нуриева, Альберт Зарифуллин, Раил Фәрдиев, Әмир Фәхретдинов башкардылар, аларга мәдәният хезмәткәрләре Зәйфәрә Дусманова, Валентин Чернов ярдәмгә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният